Бүген Татарстанда яшенле яңгыр, боз һәм көчле җил көтелә
Бүген җилнең тизлеге 20 м/с ка кадәр, ә көндез 23 м/с ка җитәргә мөмкин.
(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген җилнең тизлеге 20 м/с ка кадәр, ә көндез 23 м/с ка җитәргә мөмкин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы начарланган вакытта урамда калганда, электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама корылмалары һәм витриналардан ераккарак китәргә киңәш итә. Көчле җил вакытына туры килгәндә, подъездга яки подвалга качарга кирәк. Боз яуганда, өйдән чыкмаска, тәрәзәләрдән ераграк торырга, ә урамда булсагыз, башны - кул, кием, сумка белән капларга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев