Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүген татарстанлы Рыжиков космоска оча

"Союз МС-02" корабы МКС-49/50 экспедициясе әгъзаларын Халыкара космик станциягә илтәчәк.

Бүген,19 октябрьдә 11.05 сәгатьтә Байконурдан «Союз-ФГ» ракетасы ярдәме белән «Союз МС-02» корабын җибәрү планлаштырыла. Һава корабы командиры һәм МКС-49/50 экспедициясе бортинженеры - «Роскосмос» космонавты, татарстанлы Сергей Рыжиков, дип белдерә ТАСС.
Рыжиков 1974 елның 19 августында Бөгелмәдә туган. 1992 елда С.Полбин исемендәге Оренбург очучылар югары хәрби авиация училищесын һәм 1996 елда Качински очучылар югары хәрби авиация училищесын тәмамлаган. Саратов өлкәсендә өйрәнү авиаполкында очучы, Тверь өлкәсе Һава армиясенең 76нчы истребитель авиаполкында өлкән очучы булып хезмәт иткән.
Кораб МКС-49/50 экспедициясе әгъзаларын Халыкара космик станциягә илтәчәк. Төп экипаж составына шулай ук Андрей Борисенко һәм Роберт Кимброу (АКШ) кергән. Экипаж станциянең эшкә сәләтлелеген, «Союз МС-03», «Прогресс МС» (Россия), Dragon (АКШ) һәм HTV-6 (Япония) кораблары белән тоташуны тәэмин итәргә тиеш булачак.
Аларга элек башланган 60 һәм яңа 6 эксперимент буенча эш башкарырга кирәк булачак.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/10/18/128157/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250