Төрлесе
Битарафлыкка күңел әрни (фото)
Төзүчеләр урамында балалар мәйданчыгы төзелгәнгә берничә ел үтте. Аның ачылу тантанасы әле дә истә. Ул чакта тирә-юне дә чиста, бар да идеаль иде. Ләкин бүгенге көндә әлеге күренеш күз алдында торырлык кына булып калды шул.
Балалар мәйданчыгы дип әйләндереп коймалап алынган җирнең яртысында чүп үләннәре үсә, тигәнәкләрнең орлык чәчәр вакытлары җитте, тик әлеге чүп үләннәрен чаптыручы да, чүпләрен җыештыручы да күренмәде. Коймалар да ярым җимерек хәлдә утыра. Балалар мәйданчыгы урнашуга күп тә үтмәде асфальт юлыбыз яңартылган иде, ул машиналар узышып уйнар өчен дә «шәп» булды. Аңа карамастан тиешле «сикертмәләр» юлга ясалмады. Күрәсең берәр һәлакәт килеп чыгуын көтәләрдер. Аллаһы Тәгалә үзе сакласын иде йөрәк җимешләребез - балаларыбызны. Шуңа да бер сорау туа, әллә бу мәйданчык «плюс» билгесе өчен генә ясалдымы? Чөнки «Факел» клубы хезмәткәрләре белән генә биредәге әлеге битарафлык онытылып тора, ә алар да бәйрәм үткәрмәсә без нишләр идек икән?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев