Төрлесе
“Бизнес-десант“ – Балтачта
7 декабрьдә 11.00 сәгатьтә Балтач үзәк китапханәсе бинасында ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан эшмәкәрлекне үстерү буенча чаралар үтәчәк.
Үз эшеңне ничек башларга? Аны ничек җәелдерергә? Үз товарыңны дәүләткә сатуны ничек оештырырга? ТР Икътисад министрлыгы белгечләре катнашында уздырылачак "Бизнес-десант" семинарында шушы һәм башка бик күп сорауларга җавап табарга мөмкин булачак.
Бер сүз белән әйткәндә, чарада катнашучыларга салым өлкәсендә бизнес алып бару, юриспруденция, шулай ук Татарстан Республикасында тормышка ашырылучы эшмәкәрлеккә ярдәм турында мәгълүмат бирелә. Эшмәкәрләр соңыннан үзләрен кызыксындырган, борчыган сорауларга җаваплар да ишетә алачак.
«Бизнес Десант» проекты Татарстанда Икътисад министрлыгы тарафыннан 2015 елдан тормышка ашырыла. Үткән ел аның кысаларында 5000 кеше бушлай семинар укулар узган. Чаралар быел да ноябрь-декабрь айларында республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегендә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев