Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйрәмгә бүләк

Балтачыбызның йөзе көннән-көн матурлана: яңа йортлар, урамнар, тротуарлар барлыкка килә.

Үзәктә заманча проект буенча төзелеш эшләре тәмамланса, бистәбез тагын да чибәрләнер дигән өмет бар. Әлеге өлкәдә шактый еллар хезмәт куйган кеше буларак бу яңалыкларга күңел сөенә, хезмәт сөючән тырыш халкым өчен горурлык хисләре уяна.

Ураза бәйрәме алдыннан безнең Родниковая урамында яшәүчеләргә юлчылар зур бүләк ясадылар - асфальт юлны яңарттылар.Хәзер урамыбыз балкып-көлеп тора.

Шул тирәдә яшәүчеләр исеменнән безнең мөрәҗәгатьне искә алган район башлыгы Рамил Нотфуллинга, юлчы егетләргә һәм хезмәте кергән барча кешегә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Эшләрендә уңышлар һәм ныклы сәламәтлек телибез.

Фәләхетдин Гарәфетдинов
хезмәт ветераны
Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250