Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чәчәкле болын офыкларга озата

Балачакта безнең өй өстеннән гел бер вертолет очып уза иде, күршебездә яшәүче әби белән бабайга сәлам бирә иде дә, зәңгәр офыкларга кереп югала иде.

Ә мин аны күргән саен, «Әй, Шамил абый, ал әле мине дә үзең белән!», дип кул селки-селки кычкырыр идем. Ул вакытта күрше киявебез мине күрәдер, үзе дә мине сәламлидер кебек тоела иде. Һәм мин биектә-биектә ялтыраган шул вертолетны күздән югалтканчы озатып кала идем. Эх, балачакның татлы хыяллары! Үзең яшәгән авылга кошлар очкан биеклектән бер генә булса да күз салу теләге бер миндә генә булмагандыр анысы һәм моның өчен әллә кая барасы да юк икән бит...

Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да болытларга кадәр күтәрелеп, ирекле кош сыман һава диңгезендә йөзеп караган кеше янә һәм янә биеклеккә омтыла. Узган шимбәдә нәкъ тә менә шундый шәхесләрнең уртак бәйрәмнәре - Казан авиация спорт мәктәбенең Балтач практик күнегүләр үтү аэродромының 50 еллык юбилее иде. Шул уңайдан әлеге көнне биредә җирдә генә түгел, күктә дә бәйрәм гөрләде.

Күктән җиргә төшеп, әзрәк тарихка да күз салып алыйкчы. Балтач аэродромының башлангыч чоры Раиф Минһаҗев белән тыгыз бәйләнештә. Чыгышы белән Түбән Субаштан булган Раиф абый Совет армиясендә хезмәт итеп кайтканнан соң Балтач аэродромына нигез сала. Ул вакытта биредә бердәнбер будка гына була, ә очкычлардан - "кукурузник". Автобуслар юк заманда райондашларны Казанга алып баручы техника да булып тора ул. Раиф абый бөтен күңелен әлеге эшенә салып, хәтта планерда очучы Казан егетләрен дә үзләрендә яшәтә. Очучылар династиясеннән булса да, махсус белеме булмый аның. Ләкин Ходайдан бирелгән белгеч буларак, ул үз эшен бик яхшы башкара. Үзенә бик килешле очучылар киеменнән йөрүче Раиф абый кешеләргә карата гадел булуы белән аерылып тора. Әлеге вазифасыннан тыш, кичләрен ДОСААФта машина йөртү кагыйдәләрен дә укыта ул.
Аэродром җитәкчесе булса да, ул үзен очучы буларак сынап карамый, ләкин күкне бик ярата. Раиф абый эшкә җәен мотоцикл, ә кышын ат белән йөри. Күпчелек вакытта аның белән балалары - Зөһрә, Таһир, Гүзәлләр була һәм әтиләренең хезмәте аша алар да күкне үз итә. Кукурузникта очуларны әле дә булса сагынып сөйли алар. Дөрес, инде хәзер иде дип. Чөнки 43 яшендә йөрәк өянәге Раиф абыйны арабыздан мәңгелеккә алып китә. Аннан соң инде 45 ел вакыт узган. Балтач аэродромы да зур гына үзгәрешләр кичергән, тик Раиф Минһаҗев исеме әлеге тарихка алтын хәрефләр белән язылган.

...Оештыручылар алдан ук һавада кызыклы шоу булачагы турында хәбәр иткән иде. Шуңа да бәйрәмгә килүчеләр бихисап булды. Алар арасында районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин һәм күп кенә башка мөхтәрәм кунаклар да бар иде.
Чарага килүчеләр иң элек самолет, планерлар белән якыннан танышып, яннарына басып фотога төштеләр. Теләге булганнар самолетның эченә кереп тә фотога төшә, таныша алды. Әлеге көнне үсеп килүче буын үзалдына максат куеп, киләчәктә очучы булам дигән теләкләрен дә җиткерде.

Парашют белән сикерүчеләр төп чара башланганчы зәңгәр күкне бер кат гизеп, һава торышының яхшы торуына сөенечләрен белдерделәр. Аннан соң яңадан парашютларын җыярга керештеләр һәм алар янына тамашачылар да җыелып, әлеге эшнең ничек башкарылуын бик кызыксынып күзәтте, ә оста сикерүчеләребез һәрбер алымнарын бик теләп аңлаттылар.

Бәйрәмнең башлангыч өлеше уңаеннан барлык халыкны мәйдан янына дәштеләр. Биредә мәртәбәле кунакларыбыз бәйрәм белән генә котлап калмыйча, бүләкләр дә тапшырды, һәр әйтелгән теләктә аэродромның киләчәге зур уңышлар белән бәйләнеп чәчәк атсын иде диелде. Сәхнәдән берсеннән-берсе дәртле җырлар яңгыраган мәлдә самолетлар кабынды, алар барлык тамашачыларны күктән сәламләп, төрледән-төрле маневрлар ясадылар. Аларга икенчеләре, аннан соң өченчеләре кушылды. Кайсыдыр баш очыннан гына очып узса, парашютчыларны төягәне бик биеккә менеп китеп, берәм-берәм гөмбәзләрне шуннан җибәрә торды. Парашют белән сикерүчеләр төрле әләмнәр җилфердәтеп, безне сөендереп җиргә төште.

Бу көнне балалар өчен таучык белән батут эшләде. Самолет гөрелтесенә сабыйлар тавышы дакушылып, бәйрәм гөрләгәннән гөрләде. Зәңгәр болытлар да гүя шушы самолетлар белән бергә йөзә иде, күз алдына гына ките¬регез - алда киң офык, колакларда җил сызгыра, чәчәкле болын сине озата бара, ә син очасың, очасың, очасың! Үзгә бәйрәмнән алган тәэсирләр балтачлылар күңелендә озак сакланыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250