Хезмәт

Балтач районы

18+
Төрлесе

«Чәк-чәк шоу»да алып бару Көшкәтбаш егете Ильяска тәтеде

- Тырышканыбыз бушка китмәде, Аллага шөкер, Ильясыбыз "Чәк-чәк шоу" тапшыруын алып барырга лаеклы дип табылды. Без җиңүче... чып-чын шалканнарча булды бу егет, ныклыгын да, тәмен дә, ямен дә күрсәтә белде. Без сиңа нык ышанган идек, рәхмәт, өметләрне акладың. Алга таба сиңа иҗат уңышлары, көр тавыш, бетмәс дәрт, тел байлыгы, сәламәтлек...

- Тырышканыбыз бушка китмәде, Аллага шөкер, Ильясыбыз "Чәк-чәк шоу" тапшыруын алып барырга лаеклы дип табылды. Без җиңүче... чып-чын шалканнарча булды бу егет, ныклыгын да, тәмен дә, ямен дә күрсәтә белде. Без сиңа нык ышанган идек, рәхмәт, өметләрне акладың. Алга таба сиңа иҗат уңышлары, көр тавыш, бетмәс дәрт, тел байлыгы, сәламәтлек телибез, - дип куанычлары белән уртаклашып, Ильяска уңышлар теләгәннәр https://vk.com/club120784497?w=wall-120784497_1504%2Fall төркемендә.
Шунда ук көшкәтбашлылар үз фикерләре белән дә бүлешкәннәр:
1) Азрактан Шалкан-шоу дигән передача чыгарырга язсын.
2) Без башкача булыр дип уйламадык та.Гадел хөкем иткәндә Ильяс җиңәргә тиешлеге ачык иде. Без бик шат. Афәрин. Хәерле эш булсын.
3) Эштән кайтканда ишеттем дә ... юлдан барганда ура кычкырасы килә бит... хисләрне көчкә тыеп кайттым...әле дә шатлыктан нәрсә эшләргә белмичә утырам... БЕЗНЕКЕ бит ул... ҮЗЕБЕЗНЕКЕ... инде исән-сау, матур гына, безне сөендереп эшләргә язсын үзенә. Шундый егет тәрбияләгән әтисе белән әнисенә зур РӘХМӘТ! Сез улыгыз белән горурлана аласыз!!!
Көшкәтбашта бүген бәйрәм иптәшләр. Авылдашларының җиңүләре өчен җиң сызганып тырыштылар бит афәрин!
Зәлия Хәсәнова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250