Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Давид 100 данә үсентегә сертификат белән бүләкләнде! (+фото)

Казан шәһәрендә «Экология - һәркемнең эше» халыкара премиясендә катнашучыларны махсус призлар белән бүләкләделәр.

"Экология - һәркемнең эше" халыкара премиясенә барлыгы 45000 артык гариза кабул ителгән. Алар арасында райондашыбыз, Чепья авылы егете, волонтер Давид Турганалиев та бар.

Давид биш ай дәвамында 60ка якын эше белщн катнашып, Орленок лагерена юллама алган, ә ул белем ала торган Чепья мәктәбе Россиянең иң актив 100 Экомәктәп рейтингына керде.

erid: 2Vtzqwgny8L

- Безне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Ольга Владимировна Мандичева, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама Төбәкара идарәсе җитәкчесе Шакиров Фаяз Фәнил улы һәм Россия Табигать күзәтчелеге идарәләренең башка җитәкчеләре бүләкләде. Язын без туган авылыбызда утыртачак 100 данә үсентегә сертификат белән бүләкләндек. Бу искиткеч бүләк булды,  мин бик шат. Киләсе елда мин мәктәп укучыларын мөмкин кадәр күбрәк экологик премиягә җәлеп итәрмен дип ышанам, - ди Давид.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Давид Турганалиев

erid: 2Vtzqv1AZW9