Һава гаскәрләре көне 1930 елның 2 августыннан бирле үткәрелә.
Нәкъ менә шул көнне Воронеж янындагы Мәскәү хәрби округы өйрәнүләре вакытында, беренче мәртәбә, 12 десантчы парашюттан сикерә.
Элеккеге СССР чорында һава десанты гаскәрләре барлык хәрби бәрелешләрдә катнашты. Бөек Ватан сугышы еллаларында да алар иң авыр хәрби йөкләмәләрне үтәгән, аннан соң да Корея, Вьетнам, Әфганстан, Чечняда барган бәрелешләрдә дә бик күп батырлыклар кылган. Десантникларның баш киеме - зәңгәр берет - "канатлы пехота"ның символына әверелде. "Бездән башка беркем дә!" дигән девизлары көч-куәтне, кыюлыкны, туган илгә тугрылыкны, ышанычны күрсәтә.
Бу күркәм бәйрәмне Бөтенрәсәй күләмендә билгеләп үтәләр. Әлеге көн уңаеннан һава гаскәрләрендә хезмәт иткән иптәшләрне һәм хәзерге вакытта ВАТАН алдындагы бурычларын "күк гөмбәзе" астында үткәргән егетләрне - батыр райондашларны бәйрәм белән тәбрик итеп, озын гомер, тазалык-тынычлык телисе килә. Еллар имин, дөньялар тыныч, күңелләр шат булсын!
Васил Вәлиев,
район хәрби комиссары
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев