Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Доллар бетә, облигацияләрнең кирәге юк

Дөньяның мәгълүмат кырын Трампка һөҗүмгә бәйле аналитика һәм имеш-мимешләр басып китте. Иренмәгән һәркем үз фикерен әйтә.

Конспирологлар активлаша, «Симпсоннар» турындагы атаклы мультсериалдан һөҗүмнең алдан планлаштырылган булуына дәлилләр китерәләр, The Economist журналының 2024 елга багышланган тышлыгында Трамп сурәтендә колак урынына сорау билгесе торуын искә төшерәләр.

Пуля, зәгыйфь кенә итеп, Президентлыкка кандидатның колагын ертты бит. Американың кыска гына тарихында дүрт Президентның үтерелүе, дистәләгән тапкыр һөҗүм омтылышлары булуын искә алганда, җирән харизматик колагына очкан пуля артык гадәттән тыш нәрсә түгел ул.

Гомумән, соңгы ике ел эчендә ил лидерларына бәйле фаҗигаләр саны аек акыл чикләрен узып китә. Словакия премьеры Роберт Фицо үзенә ясалган һөҗүмнән соң әле яңа гына савыгып чыкты. Япон премьеры Абэ үтерелде, Аргентинаның вице-президентына һөҗүм иттеләр, Эквадорда Президентлыкка кандидат үтерелде, Согуд кронпринцына шулай ук һөҗүм ясалды, Әрдоганны бәреп төшерергә маташтылар, Иран Президенты фаҗигале рәвештә һәлак булды…

Дөньякүләм сәясәттә акылдан язу билгеләре чамадан тыш еш күренә. Алдан планлаштырылганмы-юкмы, оештырылган җинаятьме, акылдан язган ялгызак һөҗүмеме – болар артык мөһим түгел. Бер нәрсә күзгә ташлана: мондый вакыйгалар шау-шуы җәмәгатьчелек игътибарын мөһим вакыйгалардан читкә алып китә.

Әйтик, АКШта кем генә Президент булмасын, икътисадның шартлау дәрәҗәсенә якынайган проблемалары беркая да китми. Халыкара валюта фонды, мәсәлән, Кушма Штатлар облигацияләрен тышкы базарда сату кимүгә бәйле хәвеф алдында тора, дип белдерә. Бурычка батучының яңа бурыч ала алмавының нинди һәлакәткә китерүен аңлау өчен зур белгеч булу кирәкми. Аларның финанс министры Йеллен чит илләрнең Америка долларыннан баш тартуына борчылу белдерә. Спиральгә охшаган 34 триллион долларлык бурыч җимерелү хәвефе тудыра, дип саный ул.

Дөньякүләм проблемалар арасында долларга бәйле хәвефтән зурраклары да бар. Йәмән хөситләре Согуд Гарәбстанына каршы коры җир сугышы башлау идеясен байрак итеп күтәрә башлады. Андый сугыш башлана калса, кайтавазы зур булачак. Менә шундый вакытта игътибарны читкә юнәлтә торган ат йөрешләре ясау кирәк була да инде. Әйтик, яңа пандемия башларга мөмкиннәр.

Германиянең BioNTech компаниясе генераль директоры Йенс Хольстейн  табышның 90 процентын быелның соңгы кварталында алырга ниятләвен белдерә. BioNTech вакциналар җитештерә.

Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев