Электрон түләү вакытны янга калдыра
Ай азагы җитсә, банкларда яки почтада коммуналь хезмәтләр, кредитлар түләү өчен озын чиратлар хасил була. Шуңа да торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә уңайлыклар булдыру, почта бүлекчәләрендәге, банклардагы әлеге чиратлардан котылу максатыннан, республикада электрон түләүләр эшли башлады.
Билгеле булганча, интернет челтәрендә түләүләр Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында - uslugi.tatarstan.ru сайтында башкарыла. Порталда шәхси кабинет булдырып, барлык төр түләүләр турындагы мәгълүматны саклап бара, кирәк чакта үзегезнең хисабыгызга үзгәрешләр кертә һәм аның белән идарә итә аласыз. Шәхси кабинет ясау өчен дә бары тик сайтта кәрәзле телефон номерын күрсәтеп, җибәрелгән парольне генә куллану сорала.
Август аенда үткәргән анализ шуны күрсәтә, уртача республика күрсәткечләре белән чагыштырганда, Балтач районы лидерлар рәтендә түгел. 33 мең 741 кеше яшәгән Балтач районында нибары 23 мең 184 электрон хезмәтләр башкарылган. Бу аена бер кешегә 0,69 электрон хезмәт туры килә дигән сүз. Шунысын да әйтергә кирәк, кайбер оешмалар электрон хезмәтләрдән бөтенләй файдаланмый. Районның бердәм исәп-хисап үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, үткән айда гомуми түләү 5 млн. 863 мең 676 сум исәпләнелеп, шуның 83 мең 224 сумы портал, 38 мең 106 сумы - «Сбербанк», 3 мең 172 сумы «Россельхозбанк» аша түләнгән.
Шушы көннәрдә район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов һәм башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакиров катнашында утырыш узды. Бирегә районның бюджет оешмасы хезмәткәрләре чакырулы иде.
- Шәхсән мин үзем һәм минем хезмәттәшләрем әлеге системадан уңышлы гына файдаланып килә. Биредәге һәр белгеч түләүләрне электрон вариантта башкара. Киләчәктә районның башка оешма-учреждениеләрен дә шушы системага җәлеп итү кирәк булачак. Электрон түләүләрдән файдалана башлау белән сез үзегез үк аның уңайлы һәм тиз арада башкарылуын аңларсыз", - диде Рамил Шакиров.
Шунысын искәртеп узарга кирәк, почта яки банклар аша түләгәндә өстәмә рәвештә, суммасына карап, акчалар тотып калына. Ә электрон түләүләрне башкарганда өстәмә процентлар алынмый, халык тиешле сумманы гына түли.
Кыскасы, түләүләрне электрон рәвештә башкару җиңел дә, уңайлы да, вакытны да янга калдыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев