Хезмәт

Балтач районы

18+
Төрлесе

Еллар узган саен "Хезмәт" сагындыра (фото)

Җомга көнне редакциябездә Түбән Кама каласында танылган журналист Виктор Шадрин булып китте. Виктор әфәнде хезмәт елларын безнең "Хезмәт" газетасында башлаган кеше.

Үзе Олы Әтнә авылы егете. Югары белемле журналист төрлее ңанрларда иҗат итә, аеруча юмор белән сатираны өстен күрә. Килгән көнне дә ул мәшһүр редктор Әхәт абый Фазылҗанов утырган эш бүлмәсендә озак кына тоткарланды, җаваплы секретарь булып эшләгән чагындагы бүлмәдә мин менә шушундый утыра идем дип утырып карады. Тәрәзәләр дә шул ук икән дип урамга бакты. Илсур Гыймтдинов, Хәлил Нәкккыйпов, легендар Әхәт абый Фазылҗанов белән эшләгән чкларын сагынып искә алды.

Әхәт Фазылҗанов янында журналистлык осталыгын ныгыткан Виктор Шадринны Тубән Кама каласында чыгучы "Туган як" газетасына баш мөхәррир итеп билгелиләр. Газетаның тиражын арттыруда, эчтәлеген баетуда, версткасын матурлауга үзеннән гаять тә зур өлеш керткән шәхес ул. Аны күрүгә үзебез дә шат булдык, үзем дә остазларымны сагынып куйдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250