Эльвирабызны онытмыйлар яки кемнәр якташыбызның каберенә зиярат кылган (+фото)
Якташыбыз, Таузар авылы кызы, «Ярдәм» мәчетендә, «Болгар FM»да, «Биектау FM»да эшләгән Эльвира Ибраһимова кабереннән бер көн дә кеше өзелми. Күптән түгел аның каберен зиярат кылырга Актаныштан шагыйрә Резида ханым Храмова кайткан иде.
Һәм балтачка булган сәяхәте хакында хис-кичерешләрен шигырюлларына да сала.
Балтач урамнары таш кына,
Күңелләрем сиңа ашкына.
Сагыш,әрнүләргә чыдап булмый,
Эльвира, күзләремдә минем яшь кенә...
Эльвираның арабыздан китүенә биш ай була. Әмма аны уйламаган, аның башкаруындагы шигырьләрне тыңламаган бер генә көнебез дә юк. Туганнары гына түгел, якыннары, дуслары, хәтта аны шигырьләре аша белгәннәр өчен дә ул кояш кебек җылы, диңгез кебек уйчан, йолдызлар кебек биек һәм якты булып калачак. Эльвираны оныту һич мөмкин түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев