Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эшкә бирсәң чын күңел

Пыжмара авылында яшәүче Илсур Әхмәтханов гомер буе намус белән эшләп, гаделлеге белән авылдашлары арасында олы хөрмәт казанган кеше. Әтисе сугышка киткәндә, ул бишектә кала.

– Узган юллар, узган еллар, мизгелләр кинодагы кебек күз алдыннан үтә. Миңа да гомер юлымда ниләр генә күрергә туры килмәде. Сугыштан соңгы еллардагы хәлләрне үз күзем белән күреп белгәнгә, алар кабат-кабат хәтерне яңарта, йөрәкне әрнетә. Безнең буын балаларының күбесе бер тапкыр да "әти" сүзен әйтергә өлгерми калды. Сугыш әнием Гасимәне тол, безне ятим итте. Хәзерге тормышым бик яхшы, пенсияне биреп торалар, мохтаҗлык кичермибез, – дип каршы алды мине ветеран.

Җитәкчелек тарафыннан район газетасына яздыртуларын белгәч аеруча куанды Илсур абый. Онытмауларына, хөрмәтләүләренә сабыйларча сөенде. Ә аның тормышы, хезмәт юлы башкаларга үрнәк итеп куярлык шул. Әтисез үскәнлектән, 5-6 яшьтә үк кул арасына кереп, әнисенә атларны туарырга ярдәм итә торган була. 1нче сыйныфны тәмамлагач, апасы өчен дуңгыз көтүе дә көтә. Шуннан китә инде,баштарак ферма көтүе, аннан соң хуҗалыкныкын көтә. Шофер ярдәмчесе булып эшли, соңрак шоферлыкка, тракторчыга укып правалы була.

Язманың тулы варианты белән “Хезмәт” газетасының 12 гыйнвар санында таныша алачаксыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Хезмәт"