Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эшләре халык күңелен яулый — 1

Июнь аеның беренче якшәмбесендә мелиораторлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быел ул икеләтә истәлекле, чөнки Татарстанда мелиорация системасы төзелүгә 100 ел тулды.

Тарихка кереп калган әлеге еллар эчендә «Балтач Мелиораторы» да матур эз калдырып, бүген дә уңышлы эшләп, республикада мактаулылар рәтендә. Егерме елдан артык әлеге оешма белән Хәниф Бариев җитәкчелек итә. Балтач оешмасының бик авыр еллары да, уңышка күмелгән чорлары да булган. Бүгенге көндә оешма нинди эшләр башкара, киләчәккә нинди планнар белән яши, әңгәмәбез шул хакта.

– Хәниф Нәкыйпович, йөз ел эчендә мелиорация системасы төрле үзгәрешләр кичергәндер. Шулай да элеккедән сакланып килгән эшләр әле дә сакланамы?  Бүгенге эшләрегездә алар чагылыш табамы?

– Бүгенге көндә безнең төп эшебез республиканың төньяк районнарында плотиналар төзү һәм шул ук вакытта басуларны сугару. Узган ел коры килгәнлектән, хуҗалыкларда сугару системалары эшләде. Безнең районда аннан «Сорнай» җәмгыяте кулланды һәм уңышлы нәтиҗәсен күрсәтте. Сугарылган җирләрдә ашлык та мул булды, кукурузның биеклеге дә ике метрдан арткан иде, ә сугарылмаган җирдә аның озынлыгы нибары бер метр-ны гына тәшкил итте. Бүгенге көндә сугару белән «Татарстан» хуҗалыгы шөгыльләнә, ул сугару системасын яңадан үзендә җәелдерергә проект эшләтә. Күрше Арча районына килгәндә, анда әлеге система елдан-ел күбрәк сорау таба. Бу юнәлештә киң шөгыльләнә торган «Кырлай» җәмгыятенә без инде 3000 гектардан артык сугару системасы эшләп бирдек. Узган ел һәм аннан алдагы елда без Арча районының «Северный» хуҗалыгында 1200 гектарда сугару системасы эшләдек. Бүгенге көндә шул сугару системасына плотина төзибез. Шулай ук «Игенче», «Ак Барс» хуҗалыкларында сугару системалары эшли. Гомумән, Арчада сугару системасы белән эшләргә теләүчеләр елдан-ел артып бара.

Соңгы елларда безнең оешма мелиорация системасы башкара торган эшләрне, ягъни авыл хуҗалыгы тармагындагы җирләрне сугару, сулыклар ясау, сазлыкларны киптерү, басуларга торф кертүне генә түгел, ә чишмәләр ясау, парклар төзү юнәлешендә дә уңышлы эшләп килә. Бу өлкәдә дүрт ел эшлибез. Районыбыз эчендә генә дә дүрт парк төзедек. Шул ук вакытта үзебезнең районда һәм күрше районнарда узган ел өч чишмә ясадык. Балтач районындагысы Алан авылының урман эченә кереп урнашкан. Әлеге авылда туып-үскән Алмаз Хисаметдинов инициативасы һәм ярдәме белән, халык ярата торган чишмәне яңадан эшләдек. Тирә-ягы да төзекләндерелде һәм бүгенге көндә аланлылар суын мактап, шуннан су алырга теләп йөриләр.

Шулай ук безнең оешма күперләр ясау белән дә шөгыльләнә башлады. Күптән бик кирәкле күпер – Шушма аша «Романтик» лагерена чыга торган күперне ясадык. Аңарчы ул ел саен ясалып, ел саен язгы ташу сулары белән агып китә торган иде. Узган ел без анда үзенчәлекле, су астында кала торган күпер ясадык һәм ул быелгы язда сынауны уңышлы үтте.

Соңгы елларда районда дәүләт программасы буенча үләт базларын ремонтлап килдек. Аңа 10 метр тирәнлектә «Беккера чокыры» ясау, киртәләп алу, янына кечкенә бина ясаулар керә.

Районның төрле авылларында рөхсәтсез чүплекләрне бетерү буенча күләмле эшләр башкарган идек. Шунысы сөендерә, әлеге чүплекләр киредән барлыкка килмәде, күбесенең урынына агачлар утыртылды, башкалары авыл хуҗалыгы кулланышына, чәчүлек җирләре буларак кереп китте.

– Язгы ташу чоры сезнең өчен бик сынаулы чор, шушы вакытта сезнең оешма ничә районга һәм күпме плотиналарны күзәтчелек итә?

– Язгы ташу вакытында безгә өч район беркетелгән – Балтач, Арча һәм Әтнә. Безнең оешманың 4-5 бригадасы бер ай дәвамында шушы районнардагы плотиналарның барысын да йөреп чыгалар. Без аларны карлардан чистартабыз, юлларын ясаттырабыз. Һәм инде язгы ташу чорында гел контрольдә тотабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Балтач Мелиораторы»