Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эшнең сыйфаты – мөһим таләп

Ел саен билгеләп үтелә торган Төзүчеләр көненең нәкъ менә август аена туры килүе очраклы түгел. Төзелеш эшләренең төгәлләнү этабына кергән чорда әлеге һөнәр ияләре күпмедер күләмдә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясый, хезмәт алдынгыларын барлый һәм алга план, бурычлар билгели.

Райондагы торак пунктларның, шул исәптән район үзәге Балтачның социаль йөзен, яңарышын төзелешләр билгели. Районда төзелешләрнең туктап торганы юк. Мәгариф объектларына, күпфатирлы йортларга, мәдәният учреждениеләренә капиталь ремонт, фельдшер-акушерлык пунктларын төзү, авыл җирлекләрендә спорт мәйданчыклары, парклар, скверлар ачылу – боларны инде без бүгенге көндә гадәти күренеш кебек кабул итәбез.

– Республикада 40тан артык төзелеш-ремонт эшләре гамәлдә. Авыл тормышына кагылышлы, безнең район җирлегендә актуаль булган 25 программада катнашабыз. Бүген барлык юнәлешләр буенча да объектларда эш кайный. Эшнең сыйфаты, һәрвакыттагыча, мөһим таләп булып кала, – ди район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев.

Быелгы төзелешләр арасында иң күләмлесе, мөгаен, Норма балалар бакчасыдыр. Әлеге объектның күптән көтелгән булуын да ассызыклап узу кирәктер. (Яңа балалар бакчасы хакында ачылыш вакытында тулырак язарбыз).

Быел Чутай авылында күп кенә төзелеш эшләре каралган: «Стройград» (җитәкчесе Наил Сафиуллин) оешмасы күпфункцияле үзәк  төзи, «Водстрой» (җитәкчесе Рифат Закиров) оешмасы Чутай мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрә. 2 объектта да төзекләндерү эшләре тулы көченә бара. Шулай ук, Чутай авылында су челтәрләренең бер өлешенә СК «Капстрой» оешмасы тарафыннан капиталь ремонт эшләре башкару планлаштырыла. Нияз Җаббаров җитәкләгән «Строймастер» оешмасы көче белән Субаш авыл җирлеге бинасы төзелә. Бу юнәлештә аларның тәҗрибәләре зур, узган ел алар Шеңшеңәр авыл җирлеге бинасын төзекләндергән иде. Шулай ук әлеге оешма муниципаль архивта, Карадуган һәм Чепья мәктәпләрендә ремонт эшләре башкарды. «Водстрой» оешмасы Сосна мәктәбендә ремонт эшләре алып бара. «Строймас-тер» һәм «Водстрой» төзүчеләре агымдагы елда Сосна һәм Шең-шеңәр мәктәпләрендә азык әзерләү блогында төзекләндерү эшләре башкара. ПСК АРТ СТРОЙ оешмасы күпфатирлы йортларга капремонт эшләрен төгәлләп килә. Раиф Гафиуллин җитәкләгән «Гранит»  оешмасы төзелеш һәм ремонт объектларының күбесендә сигнализация һәм электр эшләрен башкара. Урам утларын алыштыру программасы кысаларында «Энергоресурс» ширкәте ел саен планлы рәвештә эш алып бара. «МДСУ-1», «Элви+» оешмалары тарафыннан «Безнең ишегалды» программасы буенча 4 күпфатирлы йортның ишегаллары төзекләндерелә. СК «Капстрой» оешмасы Балтач бистәсе, Кече Лызи һәм Бөрбаш авылларында су челтәрләренә ремонт эшләре башкарды. Хәниф Бариев җитәкләгән «Мелиоратор» ширкәте быел «Салкын чишмә»дә төзелеш эшләрен дәвам итеп, балалар мәйданчыгын төзү эшенә кереште, шулай ук Шушма яр буен ныгыту эшләрен тәмамлап, әлеге урында парк ясаячак.

– Районыбызның берәр төзелеш объекты планга керә икән, юл программалары буенча әлеге биналарга илтүче юлларны ремонтлап, машиналар өчен тукталыш һәм тротуарлар да эшләтү өчен тырышабыз. Ягъни, эшләр комплекслы башкарыла, – ди Илфат Сәгъдиев.

Юлларны карап, төзеклән-дереп торучылар да төзүчеләр сафын тулыландыра. Елның-елында «МДСУ-1» оешмасы тарафыннан бу юнәлештә эшләрнең иң күләмлесен башкарып, район юллары, җирлекләрдә юлларны яхшы хәлдә тоту өчен зур көч куя. Быел юл программалары аша да зур күләмле эшләр каралган. Җирлекләр нигездә авыл урамнарын төзекләндерү өчен үзара салым акчасын куллана. Районыбызда әлеге юнәлештә «МДСУ-1»  һәм «Агрохимсервис» оешмалары максатчан эш алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төзүчеләр көне Төзелеш эшләр