Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эт булып эт аңлады... яки тормыш биргән сабаклар

Бер көн кечкенә песи балабыз югалды. Ана мәче баласы булгач, каһәрләрләр дип курыктык (күпләргә бит, матур булса да, ана мәче баласы түгел, атасы гына кирәк).

Көтү кайтыр алдыннан кайткан икән дип уйлаган идек тә, безнеке түгел, чит мәче баласы булып чыкты. Шулай ук ана. Тыкрыкта уйнап йөргән күрше балалары кертеп җибәргәнне күреп калган идек, шулардан сорашам: "Кайдан алдыгыз, ник безгә керттегез?" Ана мәче балаларын безгә кертүләр, китереп ташлаулар беренчесе генә түгел иде, "боларда мәче күп" дип тә, "мәче яраталар" дип тә булгалады. Шуңа сорашуым. Башта Самирәләрнеке дисә, бераздан безнеке ул ди Раяз. Аларга, урам аша күршеләргә күтәреп керсәм, әнисе Фәйрүзә әйтә: "Безнеке түгел бу, безнекеләр әле кечкенә, бер көнне генә бакчага өч мәче баласы китереп атканнар иде, шуның берседер бу, әйдә, калсын", - ди. Әллә унбер, әллә унике мәчесе янына сыйдырырга әзер иде дә Фәйрүзә, тик мәче баласы гына, әйләнә дә безгә керә, әйләнә дә керә. "Алты ана мәче бар бит инде, үземнекеләрне каһәрләгәнем дә, куганым да юк, бар, башка кешегә кер" - дип, читкәрәк илтеп куеп та карадым... Башка чакта чит мәче күрүгә дөртләп кабынган этебез генә нигәдер бу мәче баласына өрмәде, оясына кадәр килсә дә сүз әйтмәде. Моны күргәч, башыма күсәк белән суккандай булды: эт булып эт аның сукбай, барыр урыны булмаган мескен икәнен аңлады, ә син, минәйтәм, алты ана мәче янына җиденчесе сыймас идемени, дип тиргәдем үземне.

Кыяр-кыймас атлап, ишетелер-ишетелмәс кенә мияулап кайтып кергән песи баласын бу юлы инде кунак каршылагандай каршы алдым. Тик песиләр генә кабул итә алмады үзен. Алардан соң гына сөт эчәргә килеп, читтә-читтә генә утырып бер-ике көн бездә яшәде дә, юкка чыкты. Миһербанлы кешегә тап булганмы, киресенчәме...
Фото: cats-british.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250