Фатир да, машина да кыйммәт...
Озак сроклы акча саклау механизмнарының берсе дә шулай ук ышанычлы түгел
Торак инфляциясе һәм автомобильләр кыйммәтләнү шул дәрәҗәгә җитте: гадәти россияле, хәтта ярыйсы гына хезмәт хакы алып эшләсә дә, аларны сатып алу мөмкинлеген югалтып килә.
Ставкаларның югары күтәрелүе иң кыйммәтле тормыш кирәк-яраклары булган бу ике нәрсәне кредитка алу мөмкинлеген дә бетереп килә. Автобелгечләр машина сату бер ай эчендә 50 процентка кимер дип фаразлый. Автосалоннарда Европа, Корея һәм япон машиналары калмады диярлек.
Бер өметле хәбәр бар барын: Япония кайбер автомобильләрен Россиягә яңадан экспортларга җыена, диләр. Бу бәяләрне аз булса да тотрыкландырыр. Фатир базарында да печтек кенә бәяләр төшү күзәтелә башлды. Зур шәһәрләрдә яңа төзелгән торак бәяләре октябрь аенда 0,6–1,3 процентка төште, диләр.
Белгечләр, 1–1,5 ел вакыт эчендә арзанаю 15 процентка җитәр, дип фаразлый. Әмма соңгы елларда бәяләр шулкадәр күтәрелде: аларны буй җитәрлек итү өчен, кимендә ике тапкыр төшерергә кирәк. Банклар кредитлауны элекке темплар белән дәвам иттерә алмый инде, чөнки бурычын түли алмаучылар саны рекордка якынлаша.
Торак сатуның башка, кредитсыз формаларына күчү вазгыятьне җиңеләйтер иде, әмма бу юнәлештә зур адымнар ясаучылар күренми әле. Шәһәр йортларына бәйле тагын проблема баш калкыта: җылылык челтәрләренең өчтән бер өлеше куркыныч дәрәҗәдә тузган. Кыш салкыннары килеп җитүгә, үткән ел инде күзәтелә башлаган масштаблы инфраструктура аварияләре башланырга мөмкин. Яңа йорттан фатир алу да җылысыз калмаска гарантия бирми, чөнки иске челтәрләргә тоташтырылган булуың ихтимал. Боларның барысына да акча кирәк, билгеле. Әйтик, хөкүмәткә дә өметләнмичә, банкларга да бармыйча, үз йортымны булдырыйм, дисәң, акча туплау таләп ителә.
Элек без акчаны инфляциядән саклау өчен, валютага алыштыра идек. Хәзер долларларны матрас астында саклау да хәтәр, чөнки купюралар искерә. 2013 елга кадәр чыгарылган долларларны күп илләрдә кабул итмиләр. Россиядә электән үк банктан валюта алу җиңел, кире тапшыру авыр иде. Хәзер бөтенләй кыенлашты: банкирлар үзләре саткан акчаны да кире кабул итми.
Мөгаен, шуны күздә тотыптыр, финанс министры Силуанов: «Россиялеләргә долларлар кирәкми», — дигән сүзләр әйтте. Сумнар җыярга һәм аларны ОФЗга тыгарга киңәш бирде. Әмма озак сроклы акча саклау механизмнарының берсе дә шулай ук ышанычлы түгел.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев