Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Файдасы булмаса да, зыяны да булмас

Җәяү йөрү организмга менә ничек тәэсир итә икән:

Социаль челтәрләрдәге киңәшләрнең күңелемә хуш килгәннәрен үз " битемә" туплап барырга яратам мин. Ышанып, үтәп  булырдайларын. Шагыйрь Фәнис Яруллин язганча: "Файдасы булмаса да, зыяны да булмас"тайларын.

Аның чәй турында шаян шигыре бар иде. Туңсаң да эч, эсселәсәң дә эч, ашыйсың килсә дә эч, ашыйсың килмәсә дә эч, шикеллерәк. Азагы яхшы хәтердә: " Файдасы булмаса да зыяны юк аның һич. Эч!".

Сезнең игътибарга да әнә шундый, җәяү йөрүнең файдасы турында үзем тап булган киңәшләрне тәкъдим итәм. Эшләп карыйк, бер авырлыгы да юк. Кем белә, бәлки, чыннан да файдасы тияр.

Җәяү йөрү организмга менә ничек тәэсир итә икән:
3 минут йөрсәң, кан басымы төшә;
5 мин саф һавада йөрсәң, кәеф күтәрелә;
5-10 мин йөрсәң, иҗади уйлау сәләте арта;
Ашаганнан соң 15 мин йөрсәң, кандагы шикәр күләме төшә;
Ашаганнан соң көндәлек 30 мин йөрсәң, авырлык кими;
40 мин җәяү йөргән өлкән кешедә ишемия куркынычы кими;
90 мин саф һавада йөрсәң, күңелдәге начар уйлар , депрессия кими...
 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр җәяү йөрү