Хезмәт

Балтач районы

18+
Төрлесе

«ФГДСта яшь табиб эләкте. Шлангасын тыкты, тик... » — Ирек Фатыйховны куркытканнар

Райондашыбыз Ирек Фатыйхов үзенең нәрсәдән куркуын сөйләгән.

Алып баручы Ирек Фатыйхов үзенең нәрсәдән куркуын сөйләгән. Үзе әйтмешли, шушы сакаллы, бруталь ир-ат табибларга күренүдән бик курка икән. Күптән түгел генә ул үзенең аягын имгәтүе хакында сөйләгән иде. Ирек тезен күрсәтергә травматологка кереп чыккан. Аннан чыкканнан соң туган уй-фикерләрен язылучыларына да сөйләргә булган.

«Бер куркуым белән бүлешәсем килә, дуслар, сезнең белән. Карап торышка мин бу дөньяда бернидән дә курыкмый торган кеше кебек инде. Әмма мин табиблардан, медицина процедураларыннан бик куркам. Бармактан кан алганда да мине „отключать“ итәргә мөмкин. Бу балачакта салынган берәр җәрәхәттер инде. Бәлки моны психологлар ярдәмендә дәвалап буладыр. Сезнең арагызда психологлар юкмы, булышыгыз әле.

Аның бит әле куркырлык очраклары да чыгып тора. Берсендә ФГДСка барам. Иртән ашамаган. Дербышкида бөкегә эләктем. Борылып кайтып китимме икән әллә дигән фикерләр әллә ничә тапкыр килде башыма. Ярар, үзе-үземне җиңеп барып җиттем. Чиратта утырам. Шунда бер әби: „Узган юлы ФГДСка барган идем, яшь табиб эләкте. Шлангасын тыкты, тик кабыза белмәде“ — дип сөйли башлады. Әйтегез әле, кирәк идеме миңа бу мәгълүмат, дуслар, ә?» — дип көлгән ул.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

1

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиб яшь