Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Фирая Низаметдинова: "Яшик шулай исән булуыбызга куанып, кирәк булуыбызга сөенеп" (+фоторепортаж)

Зәңгәр күк ай-йолдызлары белән матур, җир чәчәк-үләннәре белән, торган йортлар өлкәннәр, әти-әни белән ямьле. Өлкәннәр белән яшәгәндә өйгә йозак эленми, чөнки йорт-җирнең иминлеген саклаучы әби-бабайлар өйдә кала. Өлкәннәр булган гаиләдә җанлылык, җылылык, хуҗалыкта күп еллардан бирле куелып килгән бер тәртип хакимлек итә. Ә өлкәннәрне-ветераннарны иң куандырганы район, оешма-хуҗалык, авыл җирлеге...

16 сентябрь көнне район башлыгы, район ветераннар Советы рәисе, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары тарафыннан оештырылган чара безгә - район ветераннарына җитәкчелекнең олы ихтирамы һәм хөрмәте билгесе. Ул көнне 50ләп ветеран дәүләт программасына кертелеп, район җитәкчелеге тарафыннан тормышка ашырылып килүче күп кенә объектларда экскурсиядә булдык. Бу сәяхәт безгә районыбыз җитәкчеләренең һәр яңалыкны тотып алып, аны тормышка ашыру, халык мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен бөтен тырышлыкларын куюы, безне бик куандырды. Һәрберебез районыбыз төзүчеләренә чиксез рәхмәтле булдык. Бу көн безгә онытылмаслык матур мизгелләр бүләк итте. Район халкы төзекләндерелгән яки өр-яңадан эшләнгән, заманча җиһазландырылган, модульле фельдшер-акушерлык пунктларында сәламәтлеген ныгыта. Ярак-Чурма авылында төзелгән күп функцияле үзәктә укучы балаларның, балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларның, укытучыларның, тәрбиячеләрнең шатлыктан балкыган йөзләрен күрү ветераннарыбызда чиксез рәхәтлек һәм рәхмәт хисләре уятты. Яңа төзелгән мәчет һәм мәдрәсә эшчәнлеге белән танышу районда Ислам диненең никадәр көчкә ия булуын, яшьләрнең дә үз диннәренә тартылуының ачык мисалы.
Карадугандагы Бакый ага Зыятдинов исемен йөртүче гимназия колллективының эшчәнлегенә, ирешелгән уңышларына, балаларның белем алуга булган омтылышына, тәрбиялелек дәрәҗәсенә сокландык. Шәхсән мин үзем ул чорда Кенә урта мәктәбендә эшләгән киң кырлы, зыялы, балаларга көчле белем һәм тәрбия биргән хөрмәтле, яраткан укытучым Бакый Шәймулловичның укучысы булуыма чиксез горурлык хисләре кичердем.
Кайсы гына объектта булсак та, аларның эшчәнлегеннән канәгать калдык. Ә экскурсоводыбыз Илһам Гайнетдиновның район тормышын яхшы белүе, мәгълүматны безнең игътибарга матур итеп җиткерүенә без бик рәхмәтле. Әлеге күркәм һәм бик кирәкле башлангыч киләчәктә дә шулай дәвам итсен иде, дигән теләктә калабыз. Бу чара безгә - ветераннарга күрсәтелгән зур хөрмәт һәм ихтирам билгесе дип кабул иттек. Рәхмәт Сезгә җитәкчеләребез, эшләрегез уң булсын, халыкөчен армый-талмый эшләвегезне дәвам итүегезне телибез.
Сәяхәтнең соңгы этабы "Каенлык" кафесында дәвам итте. Матур җырлар, ветераннарның чыгышлары, тәмле ризыклар, сый-хөрмәт өчен барыбыз да рәхмәтле булдык.
Якынлашып килүче өлкәннәр көне белән котлап, һәрбарчагызга бәрәкәтле гомер, хәерле сәламәтлек телим. Гаиләләребездә хөрмәтле әниләр-әтиләр, ак әбиләр, ак бабайлар булып, үзебез үстергән ул-кызларыбызның, оныкларыбызның кадерлеләре булып яшәргә насыйп булсын.
Фирая Низаметдинова, Салавыч ветераннар советы рәисе.
Вагыйз Таҗиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250