“Форпост”чылар район чисталыгы өчен ихластан борчыла
Балтачның «Форпост» оешмасы "Иң яхшы хезмәт коллективы" номинациясендә җиңү яулады.
- Чиста яр буйлары» акциясе кысаларында егет-кызларыбыз бик күп эш башкарды. Иң зур эшләребезнең берсе - Шушма елгасы ярларын чүп-чардан чистарту булды. Акция барышында биш чарада катнаштык, флешмоб һәм видеоролик әзерләдек. Әлеге эшләргә барлыгы 150 кеше җәлеп ителде, - ди оешма директоры Фердинант Гыйлемҗанов.
Фердинант әфәнде үзе "Иң тәҗрибәле катнашучы" булып танылса, Балтач гимназиясе укучысы Алсинә Нуриева "Иң яшь катнашучы" исеменә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев