Гадәти чишмә суы изге була аламы?
Якын танышыбыз сырхауханәдә дәваланып ятканда Раифада чыга торган чишмә суын «изге су» дип сатулары турында әйткән иде. Авыруы сәбәпле аны икенче больницага күчергәннәр. Анда да шул чишмә суын саталар дип зарланды. «Раифада суны чукындыралар, шуңа мөселманнарга аны эчү хәрам», — диде ул.
Крутушкада санаторийдә ял иткәндә безне Раифа монастырена экскурсиягә алып барганнар иде. Анда чишмә суының бик көчле булып агып утырганын күргән идек.
Без кереп йөри торган кибеттә 10лап төрле су бар икән. Шулар арасында үзебезнеке дигәне бердәнбер «Мензелинский» гына һәм ул иң арзанлысы да — литр ярымы 32 сум.
Элеккеге елларда барлык кибетләрдә дә үзебезнең «Шифалы су»ыбыз сатуда булса, хәзер анысы да бик күренми бугай. Тархан, Хөтнә сулары да күренмәде мин караган кибетләрдә. «Волжанка», «Святой источник», «Славянская» дип аталган суларның литры 36 сумга кадәр күтәрелгән. Ничек аталуларына карамастан, алары да шул ук чишмә сулары бит инде. Соңгы икесенең исемнәрен каян алып куйганнардыр, суның дине дә, милләте дә юк бит инде, югыйсә. Раифа суы кебек аның болары да чукындырылган булса, без мөселманнарга аларны эчү хәрам була түгелме?
Кибетләрдә сатылучы иң арзан дигән суның да авыл халкыннан сатып алынган сөт бәясеннән кыйммәт булуы бернинди мантыйкка сыймый. Авыл кешесе сыерын көне-төне карап, иза чигеп савып алган бер литр сөтнең бәясе агып торган чишмәдән тутырып алган су бәясеннән арзанрак булуын ничек аңларга? Кибетләрдә бер литр сөт 50-60 сум, ә Раифа суының ярты литры 14 сум 29 тиен.
Авыл халкы иң карусыз булгач, аларны гомер буе ничек талаган булсалар, әле дә шулай дәвам итәләр. Малларын, хәллерәкләренең йортларын да талап алып, хезмәт хакы түләми торган «колхоз» дип аталган коллар оешмасы ясап, алар әле күп еллардан соң гына адәм рәтенә кереп, эш кешесенә акча түли башлагач, ул колхозларны талап, таркатып, колхозчыларны эшсез калдырып, авылларны бетү чигенә китереп җиткерделәр...
Акыл һәм гаделлек белән яши торган көннәр килсен иде инде.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ. Казан.
Чыганак: Татарстан яшьләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев