Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Газетага һич яздыртып булмый, инде нинди генә ысуллар кулланып карамадык» дип әйтүчеләргә Гөлнар үрнәк

Хат ташучы элек тә, хәзер дә кадерле һөнәр иясе ул. Аның кадерен аңлый белергә генә кирәк.

Салавыч Сәрдегәне авылыннан Бөрбашка килен булып килгән Гөлнар Мөхәрләмова Бөрбаш почта бүлекчәсендә 6-7 ел эшли, тик ул инде анда гомер буе эшләгәндәй тоела. Гөлнарның кайнатасының әнисе Әлфия Мөхәрләмова да шушы почта бүлекчәсендә озак еллар хезмәт куйган, аннан кайнанасы Ясирә эшләгән, хәзер менә киленнәре мөдирлек итә. Үзе бер династия вәкилләре.

– Бөрбаш авыл җирлегендә яшәүчеләр вакытлы матбугатны укып бара дип ихластан әйтә алам, бүгенге көнгә менә 100 данә «Хезмәт» газетасына язылдылар, хат ташучыларыбыз бик тырыш, аңлашып, бер-беребезне хөрмәт итеп эшлибез. Коллективтагы үзара җылы мөнәсәбәт тә газета-журналларга яздырту кампаниясенә ярдәм итә.

«Газетага һич яздыртып булмый, инде нинди генә ысуллар кулланып карамадык» дип әйтүчеләрне истә тотып, Гөлнар ханымның бу юнәлештәге эш алымы белән кызыксындык. «Бик гади. Тәмле телеңне кызганмасаң, яхшы мөгаләмәдә булсаң, бернинди дә авырлыгы юк, – ди Гөлнар нурлы елмаеп. – Менә бүген генә дә бер дә язылмаучы абыйны күндердем, ничек инде район газетасына язылмыйсыз, район яңалыклары белән кызыксынмыйсыз, сез бит күренекле кеше, дидем. Берсүсез язылды». Чыннан да, нәкъ менә шул күренекле райондашларыбыз турында күбрәк тә язабыз бит әле!

Бөрбаш почта бүлекчәсенең уңган хезмәткәрләре ташламалы вакытта матбугатка яздыртып калырга тырыша. Чөнки аннан чеби-бибиен, каз-үрдәген сатып алулар китә. Матбугатка язылырга чиста күңел белән өнди алар, чөнки газета-журналларны вакытында тараталар, һичнинди тоткарлык юк. Бөрбашның үзендә Фәния Малова тарата, аның әле биредә эшли башлавына өч кенә ел, Казаннан әнисен тәрбияләргә кайткан да, бирегә эшкә кергән. Алан авылында Рәмзия Гафурова эшли, биредә һәрбер йортта көтелгән кунак ул, хуҗаларның җаен-көен белә, ипләп сөйләшә, унбер ел инде почта өләшә, аңарчы Кукмарада 5 ел шушы юнәлештә эшләп алган булган. Бөрбаш Сәрдегәне хат ташучысы Розалия Гомәрованың хезмәт тәҗрибәсе утыз дүрт ел тәшкил итә, инде лаеклы ялга чыккан да булган, тик мөдирләре Гөлнар чакыруы буенча кире килгән.

– Почтага эшкә никтер яшьләр килми. Планны үтәп барсаң, хакы да начар түгел үзе. Эшләр кеше булмагач, Бөрбашта ай ярым үземә эшләргә туры килде. Бүлекчә мөдиренең эше болай да күп, өлгерергә кирәк. Аннан Фәния апаны чакырдым инде, рәхмәт, килде, тыңлады, инде исән-сау гына эшлик.

Матбугатка яздырту һәм аны тарату гына түгел шул хат ташучыларыбызның эше, пенсиясен дә өләшергә кирәк, ут-газ түләүләрен дә җыясы, өлкән кешеләрнекен бигрәк тә кире кагып булмый, тауар да сатарга кирәк. Сатуга килгәндә, биредәге авылларда яшәүчеләр почтадан кирәк-яракларны соратып алып торалар икән. Гомумән, биредә почта бүлекчәсендә эшләүчеләр авыл кешеләреннән, ә авылда яшәүчеләр хат ташучыларның хезмәтеннән канәгать дип аңлашылды. Уртак хезмәт тау күчерер, аң-белемгә этәрер, тормышларны көйле алып барырга ярдәм итәр. Менә әле Бөрбаш мәдәният йорты бинасын төзекләндерә башлаганнар, Бөрбаш почта бүлекчәсе дә әлеге бинада урнашкан, ремонт аларга да килеп җиткән. Яңартылган биналарда эшләргә тагын да уңайлы һәм рәхәт булыр әле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев