Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Гел шулай матурлыклар бүләк итеп, кешеләрне сокландырып, сөендереп, шатландырып торсагыз иде!» (фото)

Дәүләтшиннарның тырышлыгына, күңел биреп үстергән чәчәкләренә сокланып, алар белән горурланып кайттым.

Җәйгә кайтып клик әле дусларым. Шода авылында йөргәндә Дәүләтшин Илфат белән Фаиләнең капкаларын ачып керүгә, искиткеч матурлыкка, күркәмлеккә, ихласлыкка, тырышлыкка тап булдым. Барлык күңел җылылыгын салып үстергән, берсеннән — берсе матур, хуш исле чәчәкләр, күпме кешегә матурлык, тирә — юньгә хуш ис бүләк итәләр бит!

Аларның тырышлыгына, күңел биреп үстергән чәчәкләренә сокланып, алар белән горурланып кайттым. Кеше хезмәтен күрә белү, аны башкаларга да күрсәтә алу, үзе бер зур бәхет, савап бит ул!

Сезгә дә шушы шау чәчәкле, аллы-гөлле бакчаларын күрсәтәсем, фикерләрегез белән уртаклашасым килде дуслар! Алар чәчәк кенә үстереп яталар дип уйламагыз, терлеген дә асрыйлар, умарта белән дә шөгелләнәләр, яшелчә, бәрәңге бакчалары да бар. Илфат «Якты юл» колхозында зоотехник булып, Фаилә Шода мәктәп-бакча комплексында житәкче булып эшләп лаеклы ялга чыктылар.

Икесе дә бик тырышлар, ике бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә бик күп еллар авыл Советын җитәкләгән Гыймулла абыйның төпчек улы Илфат белән килене Фаилә төп йортны саклап яшиләр, туганнарга, авылдашларга һәрвакыт ишекләре ачык, якты йөз белән каршы алалар.

Аларга сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, тырышлык, бәхет, шатлык, куанычлар гына телим!

Гел шулай матурлыклар бүләк итеп, кешеләрне сокландырып, сөендереп, шатландырып торсагыз иде, дигән теләктә калам!

Илзия Нәҗипова,

Куныр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шода