Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гидрометеорология үзәге: Татарстанда беренче кар 20 октябрьдә көтелә

Бу көнне температура төнлә -3º, көндез +3… +8 градус булыр дип көтелә.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, Татарстанда беренче кар якындагы чәршәмбе, 20 октябрьдә булырга мөмкин.

Шулай итеп, бу көнне температура төнлә -3º, көндез +3… +8 градус булыр дип көтелә, әмма кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр фаразлана, республикада урыны белән яңгырлы кар явуы мөмкин.

Бүген, 18 октябрьдә, төнлә +2дән +7гә кадәр, көндез 12гә кадәр җылы булачак, ләкин яңгыр явуы ихтимал.

Сишәмбе, 19 октябрьдә, төнлә +2дән +7гә кадәр, көндез +10 градуска кадәр җылы көтелә. Аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы