Көзге табигатьне яратучылар, әлеге ел фасылын көтеп алучылар бар арабызда. Андыйлар, гадәттә, гөмбә җыярга яратучылар була.
Шуңа да алар көзгә мөккибән. Гөмбә җыюны хобби итеп, табигатькә чыгып китәләр. Ә быел яңгырлар күп яугач, гөмбә өчен бигрәк тә уңышлы килде. "Сез гөмбә җыярга яратасызмы?" дип берничә райондашыбызга мөрәҗәгать иттем.
Гөлзидә Низамова, Балтач бистәсе: "Гөмбәләрне аермыйм, җыя да белмим. Ә аның каравы, авылдан әти белән әнидән күчтәнәчкә килгән тозланган, маринадланган гөмбәләрне ышанып, курыкмыйча, гаиләбез белән яратып ашыйбыз".
Кәбир Камалов, Алан авылы: "Һәр гөмбә җыюның үз вакыты, үз көне бар. Мин моны 30 еллык тәҗрибәмнән чыгып, раслый алам. Быел гөмбә елы. Волнушкадан кала барлык гөмбәләр дә бар. Урысча әйткәндә, маслята, рыжик, сыроежка, груздик, лисичка төрләре бигрәк тә еш очрый. Көн саен хатыным Тәскирә белән иртәнге якта 6-7 чиләк гөмбә җыеп кайтабыз. Алып кайткан гөмбәне аерып, чистартып, юабыз. Үзебезгә генә хас тозлау, маринадлау серләре барлыкка килде. Тәмләткечләрдән лавр яфрагы, канәфер, сарымсак, укроп, хуш исле һәм кара борычлар салабыз. 127 литр гөмбә тозладык инде. Күчтәнәчкә бирергә бик әйбәт- гөмбәләрем минем "фирменная блюда" булып тора.
Зөлфия Галимҗанова, Салавыч авылы: "Заманында гөмбә җыярга бик ярата идем. Күп кенә гөмбәләрне таный да торган идем. Хәзер еллар үткәч, онытылды инде. Гөмбәдән әзерләнгән барлык төр ризыкны да яратам. Жульен, гөмбәле салатлар - минем иң яраткан блюдалар."
Тәслимә Хәсәнова, Балтач бистәсе: "Гөмбә җыярга бик яратам, гаиләбез белән дә баргалыйбыз. Көннәр салкынча торгач, узган елгы гөмбәләр бик очрамый. Быел көз ак гөмбәгә охшаган боровик, валуй, каен гөмбәсенә килешкән. Ел саен тозлап, кышка запас әзерлибез".
Гөлфинур Садриева, Көек авылы: "Мин өебездә буш банка торганын яратмыйм. Алар нәрсә белән булса да тулган булырга тиеш. Менә шул "чирем" гөмбә җыюга этәрде. Миннехәт абыегыз (ире) җыеп кайта, ә мин эшкәртеп торучы. Гөмбәдән "солянка" да әзерлим, салатлар ясаганда куллану өчен дә маринадлап куям.
Азат Хәкимов, Балтач бистәсе: "Без - гөмбәчеләр нәселе. Шәһәрдә яшәүче туганннар да көзен махсус гөмбә җыю өчен дип кайталар. Гөмбә ул деликатес, итне алмаштыра, затлы ризык булып тора. Гөмбәгә баруны үзара "эшләпәле дус дәшә" дип әйткәлибез. Ул безнең хоббиебыз. Әлеге табигать байлыгын җыярга барып, күңел ачып, ял итеп кайтабыз. Кибеттән гөмбә сатып алучыларны кызганам мин. Аларга карыйм да "Эх, гөмбә җыюның тәмен белмисез сез?!" дип куям.
Фото: http://www.dnepr.com/main/events_dp/10070
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев