Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гомерең бетмәсә... (булган хәл)

Аллаһтан тиешле үлем бер мизгелгә дә кичектерелми һәм иртәрәк килми.

Бу вакыйганы бер танышым сөйләде.

«Әти 36 яшендә коточкыч юл һәлакәтенә очраган. Битен танырлык булмаган, күп кан югалткан. Аны үлгән дип уйлаганнар. Бу хакта туганнарына да хәбәр иткәннәр. Моргка ярырга алып барганда, әти „пых“ дип сулап җибәргән. Аны тизрәк хастаханәгә илтеп, операция ясаганнар. Әмма, бу операция аның гомерен саклап калмас дип, әнигә өметләнмәскә кушканнар. Әни ул чакта Аллаһтан сораган, догалар кылган. Кыскасы, әти исән калган. Табиблар үзләре дә шаккаткан. Әти берничә айдан эшкә чыкты. Төзелеш өлкәсендә эшли иде. 86 яшенә кадәр яшәде. Әлхәмдүлилләһ», — дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Икенче берәүнең дә тарихы гаҗәеп. Күршеләрендә яшәүче бер абзый вафат булгач, моргка ярдырырга алып барганнар. Тик кисәбез дигәндә генә бу абзый күзләрен ачмасынмы? Барысы да шок хәлендә калган. Абзыйны өенә кайтарганнар. «Күршем тагын бер атна яшәде әле. Дөрес, берәү белән дә сөйләшмәде», — дип шаккатырды танышым.

Хастаханәгә бармаган булса, үлмәс иде. Фәлән җиргә китмәсә, бәлагә тарымас иде, дип кешенең үлеменә китергән сәбәпләрне инкарь итәргә тырышу дөрес түгел. Кешеләр өчен җаваплы фәрештәләр ана карынында бала яралгач, аңа җан өргәндә гомер озынлыгын, ризыгының күләмен, бәхетле, бәхетсез буласын — барысын да язып куя.

Аллаһтан тиешле үлем бер мизгелгә дә кичектерелми һәм иртәрәк килми. Бу очраклар моңа ачык мисал. Гомерең бетмәсә, моргтан да исән кайтасың икән. Аллаһка иман китереп, бирелгән гомерне файдалы, игелекле гамәлләр кылып үткәрсәк иде.

Эльвира МОЗАФФАРОВА

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев