Соңгы араларда районыбызда йөткереп, тавыш карлыгып, борынга томау төшеп авыручылар күбәеп китте. Араларында балалар да күп. Дөрес, әлегә чоры да шундый. Ләкин ОРВИ белән гриппны бутап, грипп белән авырттым дип сөйләүчеләр дә арабызда юк түгел. Әлеге авырулар, аларга каршы ничек көрәшеп булганны һәм вакцина ясаткач, аның файдасы нидә булуы турында...
- Гөлнара Хәбировна, халыкның, балаларның сәламәтлегенә җитди зыян салучы йогышлы чирләрнең берсе булып грипп тора. Аңа каршы хәзердән үк нинди чаралар күреп була?
- Россиядә, шул исәптән Татарстанда гриппка каршы профилактиканың төп чарасы - ул вакцинация ясату. Грипп вирусын елның теләсә кайсы вакытында йоктырырга мөмкин, ләкин күпчелек бу хәл кышын килеп чыга. Гриппка каршы прививка ясату өчен сентябрь-октябрь-ноябрь айлары кулай санала. Бу эпидемия башланганчы кешедә иммунитет эшләп чыгарылсын өчен кирәк. Вакцина керткәннән соң, гриппка тулысынча каршы тора алучанлык барлыкка килсен өчен 2-3 атна таләп ителә. 2016 еллар сезонына гриппка каршы вакциналар составына, бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы киңәше буенча А гриппының ике штамм - вирусы (H1N1, H3N2) һәм В гриппы штаммы кергән. Татарстанда бары тик Россиядә җитештерелә торган олылар өчен «Гриппол» һәм балалар өчен «Гриппол+» вакциналары гына кулланыла. Әлеге вакциналар составында организмның башка инфекцияләргә, шул исәптән ОРВИга каршы торучанлыгын арттыра торган иммуномодулятор полиоксидоний кертелгән. Организмга вакцина кертү берничек тә чир китереп чыгара алмый, бары тик саклаучы антитела эшләп чыгару юлы белән иммун системасын инфекциягә каршы көрәшү өчен әзерли.
- Ә вакцина ясатмау нәрсәсе белән куркыныч?
- Прививкалар ясатудан баш тартуның иң еш очрый торган сәбәбе булып - прививканың нәтиҗәсеннән (осложнение) курку тора. Прививка ясалгач, температура күтәрелү, хәлсезлек, укол ясалган урында шешү һәм әзерәк кызарып тору күзәтелергә мөмкин. Бу билгеләр өзлегү түгел, вакцинациягә була торган организмның реакциясе. Шулай ук гриппка каршы ясатылган вакцинациядән соң да реакция булуы ихтимал: баш авыртуы, хәлсезлек күзәтелергә мөмкин. Әмма болар 2-3 көннән соң бетә. Әлеге билгеләрне вакцина кадатучыларның бары 1% гына сизәргә мөмкин. Бу уңайсызлыклар, әлбәттә, грипп эләктереп авыруга һәм өзлегүгә караганда бик күпкә җиңелрәк кичерелә. Шуңа күрә прививка ясату сәбәпле авырдым дип әйтү дөреслеккә туры килми. Шуны әйтәсе килә, грипп үзе түгел, ә ул китергән өзлегүләр бик куркыныч: вирусная пневмония, гайморит, вирусный минингит. Шулай ук ул бөерләрне һәм йөрәк-кан тамырлары системасын зарарлый. Шуны истә тотарга кирәк, прививка ясалмаган бала үзенә һәм башка балаларга да иярергә мөмкин булган потенциал инфекция учагы булып тора.
- Вакцина ясату бигрәк тә кемнәр өчен мөһим?
- Прививка ясату: 6 айдан зуррак мәктәпкәчә яшьтәге балаларга; мәктәп балаларына; студентларга; 60 яшьтән өлкән кешеләргә; хроник авырулары булган кешеләргә; йөкле хатыннарга (II-III триместрда); халыкка хезмәт күрсәтү, транспорт, уку йортлары, мәктәп, медицина хезмәткәрләренә; хәрби хезмәткәрләр контингенты һәм полиция хезмәткәрләре өчен бик кирәк.
- Нишләп минем бала гына гел авырта икән диюче әти-әниләргә нинди киңәш бирер идегез?
- Иң беренче чиратта бу баланың иммунитетыннан тора. Иммунитет - ул организмның төрле инфекцион һәм инфекцион булмаган агентларга каршы торучанлыгы. Баланың иммунитеты әнинең карынында булганда ук формалаша башлый. Шулай булгач, әни кеше иң беренче үзе сәламәт булырга тиеш. Бала тугач, әни биргән иммуноглобулиннар һәм антителалар белән яши башлый. Төрле инфекцияләргә каршы да шулар белән көрәшә. Бу иммуноглобулиннарны әни күкрәк сөте белән дә биреп бара. Шулай булгач, күкрәк сөте алмаган бала ешрак авырта. Ләкин, вакыт узу белән 3-4 айларга әнидән килгән антитела кими. Ә үзенең иммуноглобулиннарны тулысынча эшләп бетерелми. Баланың тулысынча иммуноглобулиннары 3-4 яшькә генә өлгерә. 3 яшькә кадәр авырган баланың тизрәк өзлегүе дә шуның белән аңлатыла. Шуңа күрә, бала авыруга тизрәк табибка күренергә кирәк, үз белдегең белән дәваларга ярамый. Кайбер әниләр үтеп китәр әле дип 3-4 көн үткәннән соң гына киләләр. Әлбәттә, бу вакыт эчендә бала бик авыр хәлгә килергә мөмкин. Аннан соң соңгы вакытларда шундый күренешләр булды: бала 3-4 көн авыртканнан соң гына әни кеше баланы ашыгыч ярдәм бүлегенә күтәреп килә. Әлбәттә, анда педиатр гына кизү тормый. Бу кизүдә торучы табибларны бик авыр хәлгә калдыра. Чөнки алар педиатрлар түгел, шул ук вакытта төрле белгечләрнең дә ярдәме кирәк булырга мөмкин. Ул белгечләр кичен өйдә генә тормый, аларның да гаиләләре, балалары бар. Шуңа күрә көндез бала авырта башлауга үзеңнең педиатрыңа мөрәҗәгать итү кирәк. Әлбәттә, мин кисәк авырып киткән һәм ашыгыч ярдәм кирәк булган балалар турында сүз алып бармыйм.
- Гөлнара Хәбировна, иммунитетны ныгыту өчен нишләргә кирәк?
- Беренчедән, бүлмәләрне көненә бер тапкыр булса да җилләтергә кирәк. Кислород баш мие эшчәнлеге, йөрәк һәм кан тамырлары, нерв һәм иммун системасы өчен кирәк һәм шулай ук бүлмәгездәге зарарлы вирус, бактерияләрне куып таратачак. Икенчедән, балалар мәктәптән һәм балалар бакчасыннан кайткач кулларын сабынлап юдырырга, авыз-борыннарын чайкатырга кирәк. Өченчедән, көнгә 2-3 мәртәбә оксолин мазе сөртергә. Дүртенчедән, саф һавада җәяү йөрергә. Бишенчедән, туклануга аерым игътибар бирергә. Көндәлек рационга күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш кертергә. Аеруча лимон, гөлҗимеш, кара карлыган, суган, алма файдалы. Алтынчыдан, йокыгыз туйганчы йокларга кирәк. Йокы туймау бигрәк тә балаларның иммунитетын какшата.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев