Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гыйләҗетдиновлар гаиләләре белән “Запорожец”та узыша (+фото)

Кышның соңгы  көннәрендә Арча ипподромында унберенче мәртәбә “Запорожец” автомобильләрендә узышлар үтте.

“Запорожец” автомобильләрендә узышларда матур гадәт буенча райондашларыбыз Гыйләҗетдиновлар гаиләсе дә катнашты. Гаилә башлыгы Данил бәйгедә ел саен катнашып килә. Узган елгы ярышларда  Гөлүзә дә үзен сынап караган иде. Быел исә Гыйләҗетдиновларның кызы Эльвина һәм булачак кияүләре Айнур да ярышта катнашкан.

Быелгы ярышларда барлыгы 28 машина катнашкан. Алар үзара биш заезда көч сынашкан. Айнур Әхмәтов ике заезда икенче урын яулаган, кызганыч, финал ярышларына гына эләгә алмаган. Данил исә бер заезда дүртенче булган. Гүзәл затлар арасындагы ярышларда Гөлүзә призлы урыннарга эләгә алмаса да, Эльвина беренче мәртәбә генә катнашуына карамастан, икенче урын яулаган. 

- Ярышлар бик күңелле үтте. Сүз дә юк чыгымнар сорый торган чара. Әмма әлеге ярышлардан күпме адреналин алдык. Сөйләп бетерә торган гына түгел, - диде Гөлүзә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев