Татарстанда барлык сайлау участокларында да сайлауларга старт алды.
(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Татарстанда иртәнге 8сәгатьтә барысы 2 812 сайлау участогы ачылды. Сайлау кампаниясе тарихында беренче тапкыр 12 сайлау участогы тарихында сайлау комиссияләре эшләгән чит илләрдә дә ачылды. "Барлык сайлау участоклары да әзер", - дип ассызыклады ТР үзәк САЙЛАУ комиссиясе Рәисе.
"Республикада сайлаучылар саны 2 млн 860 мең 270. Көн дәвамында бу сан арту ягына бераз үзгәрергә мөмкин", - дип билгеләде ТР үзәк САЙЛАУ комиссиясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.
"Мин үзем әле яңа гына сайлау участогыннан килдем. Үземнең гражданлык бурычымны үтәем: үземнең тавышымны лаеклы кандидат һәм лаеклы партия өчен бирдем", - диде Әгъзам Гобәйдуллин прес-конференция вакытында. "Шунысы сөендерә иртә булуга карамастан, сайлаучылар бик күп. Хәтта чиратлар хасил булган. Кешеләрнең кәефләре яхшы".
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев