14 октябрьдә Казанда "Хизб-ут тахрир Әл-Ислами" әгъзаларын тоткарладылар.
Әлеге халыкара террористик оешманың төбәк бүлекчәсе эшчәнлегенә чик кую максатында Россиянең Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белән Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы берлектә махсус операция үткәрде. Тәртип саклаучылар республикада "Хизб-ут тахрир"ның эшчәнлек җәелдерү буенча алып бару белән шөгыльләнгән 8 кешенең эзенә төште.
20 адрес буенча оештырылган тентү барышында бу оешманың кәгазь басмалар буларак һәм электрон җиһазларда сакланган шактый зур күләмдәге пропаганда материаллары йолып алынды. Тикшерүчеләр Россия Җинаять кодексының 205.5нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатты: "Террористик оешма эшчәнлеген оештыру һәм шундый оешма эшчәнлегендә катнашу". Әлеге маддә буенча 10 елгача иректән мәхрүм ителү яный.
Мәгълүм булганча, ислам диненә каршы юнәлештәге эшчәнлеге өчен "Хизб-ут тахрир Әл-Ислами" оешмасы РФ Югары судының 2013 елның 14 февралендәге карары белән Россиядә тыелган иде. Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, тоткарланган кешеләрнең кайберләре элек тә "Хизб-ут тахрир Әл-Ислами" эшчәнлеген җәелдергән өчен хөкемгә тартылган. 2010 елда бу оешманың Казандагы вәкилләренә Россия Җинаять кодексының "Хакимиятне көч белән яулап алу яки хакимиятне көч белән тотып калу" 278нче маддәсе буенча җавап бирергә туры килгән.
Татарстан мөфтие урынбасары, Казанның "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов "Хизб-ут тахрир Әл-Ислами" оешмасын чынлыкта да Татарстан өчен куркыныч сәяси фирка дип атый. "Бу оешманың эшчәнлеге дөнья буенча җәелгән, аның штаб-фатиры Лондонда урнашкан һәм ул шуннан финанслана, дип әйтәләр. Безнең җирлектә гомер кичерүче мөселманнар гомер-гомергә традицион ислам тарафдары булды. Шуңа күрә бигрәк тә исламга килгән яшьләребезгә сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Ислам дине - ул кешене тынычлыкка, сабырлыкка, мәрхәмәтлелеккә өнди. "Хизб-ут тахрир" кебек радикаль сәяси хәрәкәтләр исә динне сәяси максатларда корал итеп файдалана. Ул колач җәйган җирлектә аның тарафдарлары Украинадагы "Майдан" кебек халык арасында фетнә тудырырга, кешеләрне канәгатьсезлек белдерергә чакыра. Ә бу очракта мөселманнарга карата исламны кысалар, мыскыл итәләр, дигән өндәүләр яңгырый. Мондый котыртуларга яшьләр иярергә мөмкин. Шуңа күрә Татарстан Диния нәзарәте әһелләре бөтен мәчетләрдә, вәгазьләр вакытында аңлатулар үткәрә. Ислам дине исеменнән сөйләүче читтән кергән агымнардан саклау өчен яшьләр өчен төрле чаралар, очрашулар оештырабыз", - дип сөйли Илдар хәзрәт.
Россиянең гадел хөкем академиясе профессоры, тарих фәннәре докторы Айдар Хабетдинов Intertat.ru га белдергәнчә, "Хизб-ут тахрир" глобаль максатларны алга сөрә - ул бөтендөнья хәлифәтен төзергә хыяллана, ә Татарстан бу чылбырның бер буыны гына.
- Икътисади яктан ныклы, чимал байлыгына ия һәм эшкәртүче сәнәгате, авыл хуҗалыгы үсеш алган, географик яктан да уңайлы урнашкан, транспорт инфраструктурасы җайга салынган төбәкләрдә ныклы позицияләргә ирешү алар өчен аеруча файдалы, - ди профессор.
- "Традицион ислам" - матур сүзләр генә түгел, ул - чынбарлык, бүгенге көндә индустриаль үзәкләрдә гомер кичерүче һәм дә белем дәрәҗәсе шактый югары булган күпчелек мөселманнарның яшәү рәвеше. "Традицион ислам" тәгълиматларын татарларда XIX-XX гасырлар чигендә безнең Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхретдин, Галимҗан Баруди кебек бөек галимнәребез гамәлгә керткән. Алар Коръәндә язылганнарны үтәү яклы булган, шул ук вакытта хокукый дәүләт, халык мөстәкыйльлеге, закон һәм суд алдында тигезлек, гражданлык патриотизмы өчен җан аткан, фетнә һәм коткыга каршы чыккан. Әмма болар хакында гади мөселманнар гына түгел, безнең имамнарыбыз нәрсә белә иде соң? 60 ел татарларда мөселман мәгариф системасы булмады, безнең традицияләребез өзелде. Шуңа күрә илдәге сәяси иректән файдаланып, чит ил эмиссарлары үз идеяләрен таратырга омтылды. Хәзер дини һәм хокукый мирасыбызны танытуга зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә эшне имамнарга, галимнәргә, җәмәгать эшлеклеләре һәм түрәләргә берлектә алып барырга кирәк. Татарстанлылар безнең төбәктә тынычлык, бабаларыбыз традицияләренә тугрылыкны саклау яклы, шуңа күрә кешеләргә хакыйки белем бирү таләп ителә, - дип ассызыклый Айдар Хабетдинов.
http://intertat.ru/tt/society-tt/item/37548.html
Фото http://intertat.ru/tt/society-tt/item/37548.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев