Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Хуҗабикәләр өчен тәмле салат рецепты

Һәр хуҗабикәнең аш-су бүлмәсендә кызу чак. Алар яшелчәләрдән төрле салатлар әзерләү, тозлау белән мәшгуль. Һәр ел саен бертөрле салат та ясыйсы килми, төрлелек тә кирәк. Шуңа да сезнең игътибарга бик тәмле салат рецепты тәкъдим итәбез. Аның тәмен татып караган кеше рецептын сорамый калмый.

Салат өчен 2 кг помидор, 2кг кыяр, 7 болгар борычы, 3 баш сарымсак, 2 аш кашыгы тоз, 250 гр шикәр комы, 150 гр үсемлек мае, 80 гр аш серкәсе кирәк. Помидор, болгар борычы, сарымсакны турап, шуңа тоз, шикәр комы, үсемлек мае, аш серкәсе салып, 10 минут кайнатырга. Кыярны 1,5 см калынлыкта боҗралап турарга. Утка куйган яшелчәләр 10 минут кайнагач, кыярны салырга һәм 5 минуттан соң ук банкаларга тутырып куярга.

Фото: coocook.me

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250