Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Якын кешебез мәңгелеккә күзләрен йомды

Кадерлебез, караңгы гүрләрең якты, тар каберләрең киң, урының оҗмах түрләрендә булсын!

27 октябрьдә гаиләбезгә бик авыр кайгы килде — Гыйлмулла кызы Римма бик каты авырудан, ике улын, тормыш иптәшен, әти-әнисен калдырып, мәңгелеккә күзләрен йомды.

Римма көчле авыру белән көрәшкән вакытта район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев, табиблар Гөлшат Зиннәтуллина, Гөлнара Гыймранова, Сәйдәхмәт Гаипназаров, ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәкәрләре, реанимация шәфкать туташы Рисәлә бик зур ярдәм күрсәттеләр. Авылыбыз фельдшеры Гөлсинә Габидуллина Римманың авыруын җиңеләйтү өчен көненә әллә ничә тапкыр килеп, хәлен белеп, уколлар ясап торды. «Игенче» хуҗалыгы җитәкчесе Булат Зыятдинов һәрвакыт безнең хәлне аңлап, ярдәм итте. Шушы яхшылыкларыгыз өчен һәркайсыгызга да олуг рәхмәтләребезне ирештерәбез. Үз яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтса иде.

Римманы соңгы юлга озатырга килгән авылдашларга, күрше-тирә авылларга, туганнарга, дусларга, класс-ташларга, Римманың бергә укыган группадашларына, улларыбызның класс җитәкчеләренә, күршеләргә, «Игенче» хуҗалыгына чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сүзләр белән генә аңлатып бетермәслек кайгыбызны уртаклашып, матди ярдәм күрсәткән барчагызга да зур рәхмәт. Берегезнең дә гаиләсенә мондый авыр кайгы килмәсен.

Һәркайсыгызга сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле имин тормыш теләп калабыз.

Кадерлебез, караңгы гүрләрең якты, тар каберләрең киң, урының оҗмах түрләрендә булсын!

Фәйзрахмановлар гаиләсе,
Кенәбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев