Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ял көннәрендә Татарстанда бик нык кыздырачак

Ял көннәрендә Татарстанда 30 градуска кадәр кыздырачак.

Бу атна ахырында эссе, кыска вакытлы яңгырлы һава торышы вәгъдә иткәннәр. 

Татарстан буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген көндез +29 градуска кадәр җылытачак. Кыска вакытлы явым-төшемнәр, яшен булырга да ихтимал. Җил секундына 15–20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә +5...+10 градус, көнчыгыш районнарда +15 градус җылы булачак. 

Шимбә төнлә +9...+14 градус, көндез +24...+29 градус җылы фаразлаганнар. Урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр ихтималы да бар. 

Якшәмбе яңгыр вәгъдә итмәгәннәр, көндез +30 градуска кадәр эссе көтелә. Киләсе атна башында да чын җәйге һава торышы булачак. 3 һәм 4 июнь көннәрендә көндез +31 градуска кадәр җылы вәгъдә иткәннәр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәй эссе