Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ялгыз калдырмадылар

11 июнь – авыл сабан туе киче гаиләбезгә көтелмәгән зур сынау алып килде.

Күршеләребездә чыккан янгын, санаулы минутлар эчендә, безнең дә каралтыларыбызны камап алды. Абзар-кура, мунча, сарайларыбыз белән бергә бик күп мөлкәтебез көлгә-күмергә әйләнде.

Янгын сүндерүдә катнашкан дистәләрчә кешеләрнең фидакарьлеге, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, утка каршы акыллы көрәше нәтиҗәсендә, бик авырлык, зур тырышлык белән генә өебезне саклап кала алдылар. Мең-мең рәхмәт аларга!

Янгын калдыкларын чистартуда катнашкан, хәлебезне белешкән, матди ярдәм күрсәткән кешеләрнең күплегенә хәтта гаҗәпләнә торган! Мәрхәмәтле кешеләр бик күп икән! Туганнарыбыз, авылдашлар, дуслар, барыбызның сыйныфташлары, таныш булмаган кешеләр... — безгә күрсәткән ярдәмегез үзегезгә меңе белән кайтсын! Хәләл көчләр белән булдырган дәүләтләребездә хәвеф-хәтәрсез, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын!

16 көн эчендә безне мунчалы, абзар-куралы иткән төзүче егетләр Ирек Иванов, Валерий Тихоновларның хезмәтеннән дә без бик канәгать калдык. Шулкадәр тырышып, алны-ялны белми эшләделәр, аларга һәм бу сынау каршында безне ялгыз калдырмаган һәркемгә дә иң ихлас теләкләребез кабул булса иде.

Раушан Саттаров,

Яңа Салавыч авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зур сынау