Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ялларга һава торышын фаразладылар

Тулырак безнең язмада.

Якын араларда республикада явым-төшем көтелми. Шул ук вакытта 30градуска кадәрге эсселек ялларда салкынча һавага алышыначак.

Гидрометеоүзәк хәбәренә караганда, шимбә һәм якшәмбе 17,18июньдә, төньяктан салкын һава агымы үтеп керү сәбәпле, һава температурасының акрынлап кимүе күздә тотыла.

Шимбә көндез +21...+26 градус, төнлә +9...+14 градус булачак. Якшәмбедә көндез термометрның терекөмеш баганасы +18...+23 градус күрсәтәчәк, төнлә +5...+10, уйсу урыннарда һава температурасы +2...+5 градуска кадәр төшәчәк.

Киләсе атна башында 19, 20 июньдә республикада салкынча һава фаразлыйлар. Көндез һава температурасы +16...+21 градус чикләрендә тирбәләчәк. Явым-төшем көтелми диярлек.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев