Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа елга хәзерлек уңаеннан

01 кисәтә

Яңа елның төп символы — Яңа ел чыршысы бизәү буыннардан-буыннарга күчә килә. 

Елның иң көтелгән көннәренең берсендә хәвеф-хәтәр булмасын өчен түбәндәге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә кирәк:

— чыршыны нык нигездә һәм электр җылыту приборларыннан, шулай ук җылыту һәм кондиционерлау системаларыннан 1 метр-дан да ким булмаган ераклыкта урнаштырырга кирәк;

— чыршыны бизәгән электр гирляндаларын завод җитештергән булсын һәм аның сертификаты бармы, карагыз;

— бозылган изоляцияле һәм чыбыкларның ялангач урыннары булган гирляндаларны эксплуатацияләү тыела;

— чыршыларда шәмнәр кабызу һәм тиз янучы материаллардан ясалган уенчыклар белән бизәү тыела;

— чыршыны уттан саклаучы составлары булмаган марля һәм мамык белән бизәү тыела;

— бернинди очракта да балаларга чыршы янында марля, мамык һәм кәгазьдән ясалган маскарад костюмнары киеп уйнарга рөхсәт итмәгез, шулай ук өлкәннәр булмаганда электр гирляндаларын балаларга куярга рөхсәт итмәгез;

— электрогирлянданың төзексезлеге ачыкланганда, чыршыны шунда ук сүндерергә һәм төзексезлекнең сәбәбе ачык-ланганчы һәм бетерелгәнче эшләтмәскә кирәк;

— пиротехниканы ябык биналарда, фатирларда (ябык биналарда кулланырга рөхсәт ителгән хлопушкалардан, бенгал утларыннан һәм фонтаннардан тыш) кулланырга ярамый;

— кулларыгыздагы кабызган бенгал утлары белән чыршы янында йөрү тыела;

— торак йортлар һәм йорт яны корылмалары янында салютлар аттыру тыела;

— бернинди очракта да пиротехник эшләнмәләрне җылыту приборларында (җылыту батареяларында, җылыткычларда һ. б.) киптерергә, шулай ук пиротехник эшләнмәләрне сүтәргә ярамый.

Яңа ел — могҗизалар вакыты, ә могҗизаларга ышанырга кирәк! Үзегезне һәм якыннарыгызны утлы бәладән саклагыз һәм Яңа ел кичегез хәвеф-хәтәрләрсез узар.

Беркайчан да ялкауланмагыз, инструкцияне укыгыз. Онытмагыз, моңарчы кулланып караган, таныш пиротехник әйберләрдә дә хаталанырга мөмкинсең. Искәрмә: «Хезмәт» сайтында (https://baltaci. ru) пиротехник әйберләрдән ничек сак булырга кирәклеге рәсемнәр ярдәмендә күрсәтелгән.

Рафил Шәрәфетдинов,
Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелегенең өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев