Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшь буын «Хезмәт» газетасының ничек чыгуы белән кызыксына (фото)

Бүген безнең редакциябезгә Балтач гимназиясенең «Крепыш» мәктәп яны лагерына йөрүче балалар килде.

Алар «Хезмәт» газетасының ничек дөньяга килүе белән кызыксынды, сайтыбыз мөхәррире Гөлзидә Газизуллинада кунак булды, реклама бүлеге кызлары Резеда Галимуллина белән Илүзә Фатыйхованың эшчәнлеге белән танышты. «Азьлане» газетасы мөхәррире Ольга Плотникова удмурт газетасы турында сөйләде. Район газетасының һәм дә сайтыбызның эшчәнлеге белән кызыксынучы балаларның күп булуы сокландырды.

Әлеге балалар шушы көннәрдә, әти-әниләре белән берлектә, махсус хәрби операциядә булган райондашларыбызга азык-төлек, төрле медицина кирәк-яраклары җыярга булышты, волонтерларга дүрт зур коробка гуманитар ярдәм җыеп тапшырды алар.

Лагерьның эшчәнлеге әнә шулай күңелле уеннарга гына түгел, мәгънәле һәм файдалы гамәлләр кылуга да багышланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев