Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшьнәп үткән гомер

Ситдыйков Габдулла Мөхәммәтгали улы 1943 елның гыйнвар аенда бик матур табигать кочагында урнашкан Сосна авылында аваз сала. Аның сабыйчагы бик авыр шартларда үтә.

Әтиебез 1950 елда Сосна җидееллык мәктәбенә укырга керә. Сугыштан соңгы авыр елларда, укудан туктаган вакытта, балалар да зурлар белән беррәттән колхоз эшләрендә катнашалар. Әтиебез дә бик яшьли колхозда ат белән төрле эшләрдә катнаша. Кечкенәдән ул гармунда уйнарга өйрәнә һәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә.

1957 елда ул Сосна җидееллык мәктәбен уңышлы гына тәмамлый һәм колхозда ат караучы булып эшли башлый. Ләкин белем алуга омтылыш аны 1958 елда Балтач урта мәктәбенә укырга алып килә.

1962 елның сентябреннән ул Бөрбаш мәктәбендә хезмәт укытучысы булып, үзенең хезмәт юлын башлап җибәрә. 1963-1964 уку елында ул Сосна сигезьеллык мәктәбенә хезмәт, физкультура, сызым, рәсем укытучысы итеп күчерелә.

Читтән торып укып КДПИның география факультетын тәмамлый һәм пенсиягә чыкканчы шушы фәннән белем бирә. Аның укучылары фән олимпиадаларында катнашып, район, республика күләмендә призлы урыннарны яулыйлар. Туристик слетта ел саен алдынгы урыннарны алалар.

Авыл хезмәтчәннәренә культура хезмәте күрсәтүдә дә аның роле зур. Ул катнашмаган концерт, кичәләр бик сирәктер. Ул оештырган гармунчылар ансамбле әле дә авыл, район, республика сәхнәләрендә чыгыш ясый. Аларның гармун тавышыннан Сабантуйлар гөрләп тора.

Лаеклы ялда булса да ул ярдәм сорап килгән вакытта беркемне дә кире бормый. Әле дә мәктәп белән элемтәне өзми, кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша.

Әтиебез бик яхшы кеше: әнигә тугры тормыш иптәше, без – балаларына тормышта ышанычлы терәк, оныкларының һәм оныкчыкларының сөекле бабасы.

Фото: гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев