Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Игезәкләр суга баткан

Зәрия белән Артурга әле быел гыйнварда гына 18 яшь тулган.

Кичә Азнакай районының Күктәкә авылында көтү көткән вакытта су коенырга кереп, ике игезәк туган Ык елгасында бата. Зәрия белән Артурга әле быел гыйнварда гына 18 яшь тулган. Егетнең мәетен таптылар, кызны әле дә эзлиләр.

— Әниләре Әлфиягә дә, әтиләренә дә бик авыр. Аларның хәсрәтен әйтеп аңлатырлык түгел. Әлфия бик бетеренсә дә, аякта әле. Ә менә әтиләрен, бүген төнлә кан басымы югары күтәрелеп, «ашыгыч ярдәм» алып китте, — ди авылдашлары.

Бу гаилә Зәрия белән Артурны 2 яшендә тәрбиягә ала. Ике бала да бар эшкә өйрәнеп үсә. Зәрия бигрәк тә ачык күңелле була. Елмаеп кына тора. Алар, узган ел мәктәп тәмамлап, Лениногорскидагы бер техникумга укырга керәләр. Быел беренче курсны тәмамлаганнар.

— Әлфияләрнең үз уллары гаилә корды инде. Шушы көннәрдә Зәриянең никахы буласы иде. Артурның да йөргән кызы булган. Әтисеннән сорап, аны да никахка алып килергә теләгән. Шулкадәр тәртипле балалар иде. Суга төшеп юк булдылар, — ди авылдашлары.

Зәрия һәм Артур әниләренең сеңлесенең кызы Айсылу белән көтү көткән. «Суынып чыгабыз әле», — дигәннәр дә, суга сикергәннәр. И сөенешкән алар ул көнне! Шат булганнар. Чумалар да чыгалар дип көткән апалары. Тик чыкмаганнар. Кичә Артурның мәетен тапканнар. Зәрияне әле дә эзлиләр.

erid: 2Vtzqwgny8L

Без бу гаиләгә сабырлык телибез.

Гөлгенә Шиһапова
чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9