Икенче хатын булу җиңелме? Кемгә сөйлим серләремне?
Хөрмәтле редакция, ярдәм ит! Җанымны әрнеткән, бәгыремне телгәләгән уй-фикерләрем белән уртаклашырга булдым. Бәлки газета укучылар арасында миңа киңәш бирүчеләр табылыр…
Мин — иремнең икенче хатыны. Беренчесе белән аерылышканнар. Аерылышып, бераз вакыт узганнан соң юлында мин очрадым. Әгәр мин очрамаган булсам, аның белән ни булган булыр иде икән?! Аларны димләп өйләндергән булганнар. Араларында мәхәббәт булмаган. Мәхәббәтсез тормыш юк дигәннәре шулдыр. Без бер-беребезгә гашыйк булдык. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләребез туды. Аллага шөкер, бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп гомер кичерәбез. Тик… кешенең бәхетеннән көнләшүчеләр, аяк чалырга тырышучылар да бар икән шул.
Мин гади, эчкерсез, ихлас күңелле, эчемдәге — тышымда, ике як туганнар белән дә яхшы мөнәсәбәттә яшибез. Тик бервакыт апа-сеңел кебек дус-тату булып йөргән, бик яхшы аралашкан иремнең туганы миңа иремнең беренче хатынын мактап сөйли башлады. “Энемнең беренче хатынын ничә ел күргәнем юк иде. Быел күргән идем Сабантуйда, танымадым, бигрәк чибәрләнгән… Ул мондый иде, тегеләй иде… ” – дип, җай чыккан саен миңа гел шуны мактый. Ул миңа бу сүзләрне әйтергә тиешме? Бу сүзләр миңа кирәкме? Психологлар әйтүенчә, хәтта балаларны да чагыштырырга ярамый. Хәтта балага да: “Син ник туздырдың, апаең алай эшләмәс иде”, — дип әйтергә ярамый икән. Беркем дә идеал була алмыйдыр. Беренче хатын белән мине чагыштыруны, иремне котырту, безнең гаиләбезне таркатырга тырышу, безнең бәхетебездән көнләшүчеләр эше, дип аңлыйм. Шуннан соң ул “дустым” белән аралар суынды. Дусларым, сез үзегезне минем урынга куеп карагыз әле, бу очракта сез нишләр идегез? Арагызда минем кебек икенче хатыннар да күптер. Сезнең гаиләдә ничек? Миңа нишләргә? Ул туганы белән ничек аралашырга?
Нәрсә соң ул хатын-кыз бәхете, дип сорыйлар кайберәүләр. Әйе, җырчы Дилә Нигъмәтуллина да: «Кирәк түгел алтын-көмеш, кирәкми тәхете дә, насыйп ит миңа, Ходаем, хатын-кыз бәхетенә», — дип җырлый. Хак сүзләр. Хатын-кызның бәхете ирдән килә. Ирең әйбәт булса, балаларың да тәрбияле булачак. Шундый ир насыйп иткәне өчен Аллаһ Тәгаләгә көн дә рәхмәт укыйм. Аллага шөкер, бер-беребезне аңлап-санлап, кирәк чакта юл куеп яшибез. Балаларның, әти-әниләрнең исән-сау булуы да – зур бәхет! Кеше бәхетенә көнләшеп, аяк чалырга тырышучыларның сүзләренә колак салмыйча, андый туганнар, дуслар белән араларны өзеп яшәргәме?
Исемем редакция өчен генә.
Бу хат безнеӊ редакциягә юлланмаган, әмма районыбызда шушындый хәлгә төшкән ханымнар булырга мөмкин. Бу очракта Сез нишләр идегез, үзегезнеӊ фикерләрегезне «Хезмәт» газетасы сайтына юллый аласыз.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев