Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җиләк бармы, юкмы дигән сорауга җавапны Гөлзәминә Габдрахманова бирә (фото)

Кыскасы, җиләк бар... Дөресен генә әйткәндә, безнең каршыга үзе чыкты...

Без кичә җиләккә бардык... Җыярга дип тә түгел... Барыйк, карыйк әле дип... Минәйтәм, җиләк юк дип әйтәләр, чынлап микән... Алдыйлар гына микән...

Белмим дә инде... Юлларны узып елгага килеп кердек тә... Машина тәрәзәсен төшереп күзәтеп бармакчы булам... Ә анда... Җиләәәәк... Күүүп... Кып-кызыл... Тәмлеее... Тик чиләк уенчык кына иде, шуны тутырдык та... Бу безнең урын, монда җиләк җыю катгый тыела дигән язу язып кайтып киттек...

Без бүген дә җиләккә килдек... Бу юлы апай белән... Җәяүләп... Басуны үтеп елгага килеп керүгә борынга җиләк исе бөркелә... Билләһи... Минәйтәм, апай, сизәсеңме соң... Сизәәәм, ди... Сизсәң бик шәп... Күрәсеңме, әнә тегендә зууур бер бәбчек үсеп утыра, анда минем территория, аның янындагы җиләкләр минеке, мин киттем дим... Бардым да шул бәбчек төбенә утырдым... Чиләгем тулгач кире апай янына килдем... Әллә ни уйламагыз, безнең арада бер 5метр чамасы гына ара иде, ямегез...

Ник ни инде... Мин кичә үк карап кайткан җиргә баргач 5литрлы чиләгемне тутырдым... Ә апай кичтән урын алып калмаган иде шул... Шуңа күрә аныкы 4 литр гына булды һәм 1 литрлы майонез чиләге... Менә шулай...

Кыскасы, җиләк бар... Дөресен генә әйткәндә, безнең каршыга үзе чыкты...

Булды, мактандым, тынычлап ятып йокларга да була хәзер, әйе бит...

Гөлзәминә Габдрахманова,

Түнтәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев