- Лилия Рифатовна, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларының чирләр арасында беренче урынны алып торганын беләбез. Шулар арасыннан инсульт турында киңрәк сөйләп үтсәгез иде.
- Соңгы елларда бу сан бер чама тора. Инсульт ике төрле юл белән килеп чыга. Аның берсе һәм иң киң таралганы - ишемия инсульты. Ул кан тамырлары...
- Лилия Рифатовна, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларының чирләр арасында беренче урынны алып торганын беләбез. Шулар арасыннан инсульт турында киңрәк сөйләп үтсәгез иде.
- Соңгы елларда бу сан бер чама тора. Инсульт ике төрле юл белән килеп чыга. Аның берсе һәм иң киң таралганы - ишемия инсульты. Ул кан тамырлары тараюдан барлыкка килә. Аның нәтиҗәсендә баш миенә кан килми башлый һәм шул сәбәпле нерв күзәнәкләренә кислород, туклыклы матдәләр килүдән туктый. Икенчесе - геморрагик инсульт. Даими кан басымыннан тора-бара тамырлар үзенең сыгылмалылыгын югалта, нәтиҗәдә кан басымы бик нык күтәрелгәндә баш миендәге тамырлар шартлап, башка кан сава.
- Үзендә кан басымы булганлыгын да белмичә инсульттан үлүчеләр бар. Бу ничек шулай килеп чыга соң?
- Сәламәтлегеңә битараф карарга ярамый. Яшьләрдә дә кан басымы булырга мөмкин. Гаиләдә кан басымын үлчи торган прибор тотарга кирәк. Диспансеризация үтүгә дә игътибарлы булу сорала. Кеше үзенең кан басымын, холестерин, шикәр күләмен белеп торырга тиеш. Кан басымыннан участок табибы күзәтүе астында көн саен дару эчү гомерне озайта гына. Үзенең сәламәтлеген һәрдаим кайгырткан кешенең гомере вакытсыз өзелми.
- Инсультның беренче билгеләре нинди?
- Авыру елмайса, аның йөзе кыйшая, сөйләшкәндә теле бәйләнә, ике кулын күтәртеп караганда бер кулы азрак күтәрелә, кинәт кенә башы авырта башлый, укшыта һ.б. Авыруны тиз арада хастаханәгә алып килергә кирәк. Беренче өч сәгатьтә дәвалый башлауның нәтиҗәсе дә зур булачак.
- Әлеге авыруны уңышлы дәвалау өчен бездә нинди мөмкинлекләр бар?
- Компьютер томографиясе инсультның төрен ачыклый. Ике төрле инсульт барлыгы турында сөйләштек инде. Кан саву һәм баш миенә кан килмәү (ишемия) ике төрле юл белән дәвалана. Аның берсендә канны туктатырга, икенчесендә, киресенчә, канны сыеклатырга кирәк. Мондый диагноз белән Балтач үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән кешеләрне без Арчага җибәрәбез. Чөнки анда Арча районара йөрәк һәм кан тамырлары авырулары үзәге 2010 елдан бирле уңышлы гына эшләп килә. Бу үзәк 4 районга хезмәт күрсәтә - Арча, Балтач, Кукмара, Әтнә. Анда реанимация бүлмәләре заманча җиһазлар белән көйләнгән. МКДЦ, РКБ белән яхшы элемтәдә торалар. Видео-консультант бар. Авырулар Европа күләмендә иң көчле белгечләр эшләгән бердәм система буенча дәвалана. Кирәк икән авыруларны реанимобиль белән Казанга озаталар. Бу мөмкинлекләрнең барысы да инсульттан үлүчеләр санын киметте.
- Инсульт иң беренче чиратта кемнәрдә килеп чыгарга мөмкин?
- Кан басымлы, йөрәге авырткан, холестерины югары, шикәр чире белән авырган, авырлыгы артык булган, тәмәке тарткан, спиртлы эчемлекләрне күп кулланган, тетрәнүләр кичергән кешеләрдә инсульт булырга мөмкин. Бу чир нәселдәнлек белән дә бәйле.
- Инсульттан ничек сакланып була соң?
- Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Тәмәкене ташларга, спиртлы эчемлекләрдән тыелырга, өстәлдә яшелчә, җиләк-җимеш өстенлек итсен. Көнгә 40 минут йөрергә кирәк.
- Бу 40 минутка эштәге, йорт арасындагы йөрүләр керәме?
- Урамда яки стадионда махсус җәяү йөрергә кирәк. Тренажер да әйбәт. Авырулар боларның барысын да белеп тора, әмма үтәми. Урамга йөрергә чыкканчы, диванга сузылып ятып ял итүе рәхәтрәк бит. Андыйларга тренажер ярдәмгә килә. Авыртмыйча яшисең һәм гомереңне озынайтасың килсә, табиб киңәшләрен һичшиксез үтәргә кирәк.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев