Җиргә ап-ак кар төште
Казанда һәм башка районнарда атна башында ук яуды инде ул. Безгә менә бүген килде, дөрес, алдагы көннәрдә дә очкалап алды, ләкин бүген иртә белән торышка табигать гаҗәеп матур иде, балалар, "ура! кар яуган!", дип тәрәзәгә капланды.
Тәүге кар күпләп, районда ярминкә булган көнне - 10 октябрьдә төште, дип истә калыр, инде хәзер карның да кайчан җиргә ятасы билгеле, ди авыл халкы, нәкъ 1 айдан дип фаразлана. Хәере белән яусын ак карлар, бәхет-шатлык кына алып килсеннәр, юлларда хәвеф-хәтәрләр күрергә язмасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев