Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Итле ташкабаклар

Ташкабакларны юып, 2 см калынлыкта боҗралап кисәбез. Уртасын алабыз. Әгәр инде ташкабаклар бик зур түгел икән, аларны көймә формасында кисәргә була.

Кирәк:
Ташкабак – 1 кг,
Ит фаршы – 400 гр,
Дөге ярмасы – 0,5 стакан,
Каты чыр – 150 гр,
Каймак – 1 стакан,
Суган – 1 баш (эре),
Сарымсак – 2-3 тырнак,
Яшел тәмләткечләр – укроп, петрушка,
Тоз, борыч – тәменчә.

Әзерләү тәртибе:
Ташкабакларны юып, 2 см калынлыкта боҗралап кисәбез. Уртасын алабыз. Әгәр инде ташкабаклар бик зур түгел икән, аларны көймә формасында кисәргә була.

Дөгене пешерергә. Суганны вак кына турарга һәм кыздырырга. Фаршка дөге ярмасын, суганны, вакланган сарымсак (азрагын каймак соусына калдырабыз), тоз, борыч, яшел тәмләткеләрне кушарга.

Әзерләнгән ташкабак боҗралары уртасына фарш тутырабыз, табага тезәбез. Каймак соусы ясыйбыз. Каймакка тоз, борыч, сарымсак, яшел тәмләткечләр, башка төрле приправалар (үзегезгә ниндие ошый) кушабыз. Шушы соусны ташкабакларга коябыз. Өстенә угычтан уылган сыр сибәбез. 200 градуста духовкада 40 минут дәвамында пешерәбез, дип яза Өмет.

Итле ташкабаклар әзер. Ашларыгыз тәмле булсын!


Автор : Шакирҗанова Әлфия
Фото: Ачык чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт