Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Юл-транспорт һәлакәтендә имгәнеп инвалид калган Илназ турында: «Ул чакларны искә төшерсәм дә, йөрәк елый…»

Киләчәккә матур хыяллары күп аның. Тормыш юлында ныклап атлап барасы, бәхетле гаилә корасы килә.

Салавыч авылында гомер итүче 19 яшьлек Илназ Мәхмүтов 9 сыйныфны тәмамлап, Казанның энергетика техникумына документларын тапшырып кайтканда юл фаҗигасенә эләгә. Казанга алар әнисе Әлфира белән килә. Язмыштыр инде, Әлфира авылына көнендә кайтып китә, ә Илназ шәһәрдә апаларында кала.

– Икенче көнне көтү чираты, аннан соң каенатамның юбилее иде. Шуңа да иремнең сеңлесе, Илназ безнең белән генә кайтсын, диде. Ул чакта күңелгә начар уй киләме? Апасының юлда азапланып йөрмәсеннәр диюе бит инде, – дип искә ала Әлфира. – Мин ул көнне автобуста кайтып киттем. Икенче көнне өй телефоныбыз шалтырый. Авылдашбыз икән. «Төрнәле авылы янында юл һәлакәте булган. Мәхмүтов фамилияле кешеләр икән», – дип әйтеп куйды. Йөрәгем урыныннан кузгалды. Бәргәләндем инде. Күңелем нидер сизенә бит! Ә бераздан теге авылдашыбыз яңадан шалтыратып, сезнекеләр икән бит, диде. Ул чакларны искә төшерсәм дә, йөрәк елый. Әле менә быел гына бераз тынычланып, улымның язмышына риза булдым.

Фаҗигадән соң Илназга төне буе операция ясыйлар. Эчәкләре өзелгән була. Хәле катлаулангач, аны Казанга алып китәләр.

– Ул чакта ДРКБга эләктек. Арка миенә зыян килеп, анда шеш хасил булган иде. Хәтта арка миендә кечкенә тишек тә бар иде. Аңа да операция ясарга туры килде. Улымның ашаганы кире чыкты. Табиблар да сәбәбен таба алмады. Илназ, ашый алмагач, ябыкты. Ул вакытта елауларым! Балам өчен бик борчылдым. Көнем – көн, төнем төн булмады. Улым әкренләп уңайланганны күргәч кенә күңелгә җылы йөгерде. Баламның исән калуына сөенеп, шөкер иттем. Инде хәзер бу вакытлар артта калды, – дип сөйли Әлфира.

Бәла ялгыз гына йөрми. Авариядә җизнәләре һәлак була. Апаларына да бик озак дәваланырга туры килә.

– Юл фаҗигасендә каршыга чыккан йөртүче гаепле иде. Гаиләбезгә нинди зур хәсрәт китерде ул. Сеңлем балаларын ялгыз үстерә. Улым әле дә сәламәтләнә алмый. Ул йөртүченең йөзенә карарга йөрәгем җитмәде. Шуңа күрә судларга йөрмәдем дә. Аллаһы Тәгалә үзе белер әле, – ди Әлфира. – Улым әкренләп аягына басарга, тотынып йөрергә өйрәнде. Тезләре дә бөгелә. Аллага шөкер, улымның башы эшли, куллары йөри. Кырымга барып дәвалануның файдасын күрдек. Шуңа да дәвалануны туктатасы килми.

Илназ читтән торып икътисадчыга укыган. Киләчәккә матур хыяллары күп аның. Тормыш юлында ныклап атлап барасы, бәхетле гаилә корасы килә. 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев