Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кабан дип иптәшен атып үтергән

Ир-атлар урманга килә. Таралышалар. Бер мизгелдә 37 яшьлек аучы куакларда тавыш ишетә.

29 декабрьдә Башкортстанның Күгәрчен районында ау вакытында бәхетсезлек очрагы булган.

"Башинформ" агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр иткәнчә, ике дус кабан дуңгызы ауларга барган.
Ир-атлар урманга килә. Таралышалар. Бер мизгелдә 37 яшьлек аучы куакларда тавыш ишетә. Күрәсең, ир бу җәнлек дигән карарга килгән һәм тавышлар ягына аткандыр. Тик ядрә 62 яшьлек коллегасына эләгә. Ир алынган ярадан вакыйга урынында вафат булган.

Мәрхүмнең гәүдәсе судмедэкспертларга тапшырылган. Тикшерүчеләр хәлнең сәбәпләрен тикшерә, дип яза Кызыл таң.

Фото: Башинформ

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иптәшен аткан