Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кара бетчәләрне ничек бетерергә?

Кара бетчәләрне фәндә “ачык комедон” дип йөртәләр. Сәбәбе — тиредә май бизләре тыгылу. Тире коры яки нормада булганда, ул сизелми.

Кара бетчәләр чыкканда, кершән, крем, гомумән, косметика белән сак булырга кирәк, ул хәлне тагын да катлауландыра ала. Һәр кич битне косметикадан чистартыгыз. Туклануны үзгәртегез, гормоннарны тикшертегез. Тестостерон (ир-атлар гормоны) күп булганда, тир бизләре активрак эшли.

Кара бетчәләрне бетерү өчен, ярты лимон согына 3-4 тамчы бал кушарга кирәк. Әлеге катнашманы проблемалы урыннарга ышкып, 5 минут тотыгыз һәм салкын су белән юыгыз.
3 аш кашыгы катыкка 10 тамчы лимон согы тамызырга. Биткә сөртеп, 20 минут тотарга. Битлекне салкын су белән юарга.

Чыганак: "Ирек мәйданы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кара бетчә