Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Карбыз бәйрәме

Исеменнән күренгәнчә, чараның төп кунагы- Карбыз иде

Көзнең матур бер кояшлы көнендә Балтач урта мәктәбенең 6-в педагогик сыйныф укучылары Балтачның Хәләл индустриаль парк каршындагы әти- әниләр көче белән төзеп куелган спорт мәйданчыгында «Арбузник» дип аталган күңелле чара оештырдылар. 

Исеменнән күренгәнчә, чараның төп кунагы- Карбыз иде. Укучылар карбыз турында кызыклы фактлар белән таныштылар. Педагогик сыйныф буларак, кечкенә сыйныф укучылары белән оештырырга мөмкин булган уеннарны үзләре уйнап, ярышып карадылар. 

Бигрәк тә звенолар арасында карбыз кабыкларыннан сүзләр төзү ярышы ошады укучыларга. Туйганчы карбыз ашап, футбол, пионербол, бадминтон уйнап аргач кына өйләргә таралыштылар алар. Көзге сәяхәттән барысы да канәгать иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе